Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

21 ноябрь көнне Баландыш авылында гомер итүче Юсупова Резилә Мөнир кызының туган көне!

21 ноября 2021, 09:20

1690

0

0

21 ноябрь көнне Баландыш авылында гомер итүче Юсупова Резилә Мөнир кызының туган көне!

Туган көнең белән котлап, без сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен!

Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Иң изге теләкләр белән Хуҗиннар, Насыйбуллиннар, Юсуповлар гаиләләре.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев