“Август - Агро” оешмасы районда, республикада гына түгел, илкүләм танылу алган саллы компания. Авыл хуҗалыгы тармагында, бигрәк тә, игенчелек өлкәсендә юлны ярып баручы локомативларның берсе дияр идем. Шуңадыр, кампаниянең үз алдында куйган бурычлары да, таләпләре дә югары һәм эш күләмнәре дә колачлы. Әлеге командада эшләү өчен бер һөнәри осталык кына (профессионализм) җитми, югары дисциплинага да ия булырга кирәк.
Хөрмәтле укучылар, бүген мин сезне үз эшенең остасы, яшәү рәвеше белән дә үрнәк ир-егет, җаваплылыгы чикләнгән “Август - Теләче” ширкәте шоферы Темур Тәлгать улы Закиров белән таныштырып үтәм. Темур үзе тумышы белән Үзбәкстан Республикасының Сәмәрканд шәһәреннән. Чыгышлары белән Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районыннан булган Фәридә апа белән Тәлгать абый гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Алга китеп булса да әйтим, апасы Мәдинә, энесе Рамилнең үз гаиләләре белән, һәм әниләре Фәридә апаның әле дә шул шәһәрдә яшәп яткан көннәре. Ә Темур гасыр башында хәләл җефете Гүзәл белән республикабызга, районыбызның Сауш авылына күченеп кайта. Биредә дус-тату гаиләдә бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Гаилә җылысында һәм назында үскән Диана бүген Казан педагогия көллиятендә белем ала. Күптән инде Сауш авылының үз кешеләре булып беткәннәр. Авыл халкы аларга, алар авыл халкына нык ияләнгән.
Темур Тәлгать улы хакында «Теләче» газетасының 42 номерында укып таныша аласыз.
Нет комментариев