Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

ТЕПЛИЦАГА КҮМӘРГӘМЕ?

Көздән утыртырга өлгермәгән роза яки башка үсентеләрне теплицада күмеп калдырырга ярыймы? - Теплицага күмәргә ярамый. Бу анда кар булмаудан гына түгел. Карны ташлап та була, әмма язын теплицада кар бик тиз эреп бетә һәм үсентеләрнең бөреләре иртә уяна башлый. Бу вакытта әле җирдә туң бетмәгән була. Туң җирдәге тамырлар уянган...

Көздән утыртырга өлгермәгән роза яки башка үсентеләрне теплицада күмеп калдырырга ярыймы?
- Теплицага күмәргә ярамый. Бу анда кар булмаудан гына түгел. Карны ташлап та була, әмма язын теплицада кар бик тиз эреп бетә һәм үсентеләрнең бөреләре иртә уяна башлый. Бу вакытта әле җирдә туң бетмәгән була. Туң җирдәге тамырлар уянган бөреләргә кирәкле туклыклы матдәләрне бирә алмый. Аннан соң кыш азагында кояш карый башлый. Урамда -10...-15 градус булганда, кояшлы көннәрне теплицада температура +10...+15 градуска күтәрелергә мөмкин. Ә төнгә температура кинәт төшә. Теплица эченә бертуктамый кар ташлап торып булмый.
Үсентеләрне кар тиз эреми торган күләгәлерәк урынга күмү яхшырак. Кимерүчеләрдән саклау чараларын күрергә онытмагыз.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев