Районыбызда авыл хуҗалыгы тармагында 50гә якын крестьян-фермер хуҗалыклары эшләп килә.
Мәсәлән, Гиниятуллина Айсинә Самат кызы хуҗалыгында 79 баш мөгезле эре терлек асырала, шуның 29 башы - савым сыерлары.

Агымдагы елның 8 аенда 202 тонна сөт, 9 тонна ит җитештерделәр биредә. Бу бер сыерга 6966 кг сөт савып алына дигән сүз.

Хуҗалыкның 140 гектар сөрүлек җирләре дә бар, шуның 71 гектарында бөртекле культуралар игелә. Быел аннан 249 тонна иген суктырып алдылар. КФХда яңа төзелешләр алып барыла, заманча техника да сатып алынды.
Нет комментариев