1 май 2016 яңалыклары
-
Игътибар! Басу-кырларда учак ягу тыела
Моннан соң басу-кырларда учак ягучылар закон нигезендә җаваплылыкка тартылачак. 2015 елның ахырында Россия хөкүмәте янгынга каршы көрәш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Шуннан чыгып, хәзер басу-кырларда учак ягу тыела, әлеге кагыйдәне бозучылар закон нигезендә җаваплылыкка тартылачак.
-
Быел ана капиталына үзгәрешләр керә
Быел ана капиталының бер өлешен акчалата алып булачак. Башка еллардан аермалы буларак, 2016 елның 1 июленнән ана капиталыннан бер тапкыр түләнә торган акчаның күләме 20000 сумнан 25000 сумга кадәр күтәреләчәк. Татарстанда ана капиталын акчалата алу өчен 25000-ләп гариза тапшырылган инде. Интертат фото: kreditdolg.ru
-
Кибәхуҗа авылы кырыенда бик хәтәр авария булган
Әлеге авария кичә булган. ВАЗ-2112 машинасы югары тизлектә юл кырыендагы киртәгә килеп бәрелгән дә әлеге киртә машинаны сөңге кебек үтәли тишеп чыккан. Авариянең шахитләре әйтүенчә, машина эчендәгеләр могъҗиза белән генә исән калган. Хәзерге вакытта зыян күрүчеләр турындагы мәгълүматны ачыклау һәм тикшерү эшләре бара ПодслушаноТюлячи
-
1 май – Яз, Хезмәт һәм Пасха бәйрәме белән!
Хөрмәтле райондашларыбыз, кайткан кунаклар! Сезне Яз, Хезмәт һәм Пасха бәйрәме белән котлыйбыз. Май ае өмет-ышанычлар, яңару чоры. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә, кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен дә җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр бара. Язгы табигать тәэсиреннәндер, башлангычлар, эшлеклелек май ае якынлашкан саен арта. Өстәвенә, бу көннәрдә без православ динен тотучы...