Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

1 май – Яз, Хезмәт һәм Пасха бәйрәме белән!

Хөрмәтле райондашларыбыз, кайткан кунаклар! Сезне Яз, Хезмәт һәм Пасха бәйрәме белән котлыйбыз. Май ае өмет-ышанычлар, яңару чоры. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә, кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен дә җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр бара. Язгы табигать тәэсиреннәндер, башлангычлар, эшлеклелек май ае якынлашкан саен арта. Өстәвенә, бу көннәрдә без православ динен тотучы...

Хөрмәтле райондашларыбыз, кайткан кунаклар!

Сезне Яз, Хезмәт һәм Пасха бәйрәме белән котлыйбыз. Май ае өмет-ышанычлар, яңару чоры. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә, кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен дә җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр бара. Язгы табигать тәэсиреннәндер, башлангычлар, эшлеклелек май ае якынлашкан саен арта. Өстәвенә, бу көннәрдә без православ динен тотучы райондашларыбыз белән берлектә иң изге һәм якты бәйрәмнәрнең берсе - Пасха бәйрәмен билгеләп үтәбез. Кызартылган йомырка, мичтә күпереп пешкән кулич бүген өстәлләребез бизәге. Кыскасы, яхшырак, күркәмрәк яшәргә омтылабыз. Язгы бәйрәмнәр безгә бу максатка гомуми тырышлыклар, хезмәт нигезендә ирешеп булуын искәртә. Дөньяда килеп чыккан кризис та хезмәт ияләрен борчуга салырга тиеш түгел. Хезмәт сөйгән, тырыш, булдыклы халкы булганда, ил әлеге хәлдән уңай чыгар дигән өмет белән яшик.

Үз бурычларын һәм җаваплылыгын тулысынча аңлап башкарганда, һәркемнең туган төбәге, авылы, гаиләсе яз һәм майның үзе кебек якты да, җылы да булыр.

Бәйрәм белән сезне, райодашлар! Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, хезмәтегездә, тормышыгызда уңышлар телибез.

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X