2 апрель 2024 яңалыклары
-
#һәрсыерчыкныңүзоясы
Бәйгегә фотолар бик күп килде, дуслар. Әлеге фотода: Әхмәтвәлиев Данияр һәм Диләрә. Теләче авылыннан.
-
Управление приглашает на вебинар
В связи с введением с 1 января 2024 года новой формы и формата налогового расчета доходов, выплаченных иностранным организациям и сумм удержанных налогов (Федеральный закон от 31.07.2023 № 389-ФЗ), УФНС России по Республике Татарстан приглашает юридических лиц и индивидуальных предпринимателей принять участие в вебинаре на тему: «Все выплаты иностранным организациям подлежат отражению в налоговом расчете.
-
«Башваткыч» тапшыруында катнашты
Кичә, ягъни 1 апрель көнне И.Җөри авылыннан үзешчән җырчыбыз Гөлинә Имамиева «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалының, якташыбыз Таһир Якупов истәлегенә багышланган «Башваткыч» тапшыруында катнашып, уңышлы чыгыш ясап кайтты.
-
«Яшь журналист» дип исемләнгән II иҗат бәйгесенә гаризалар кабул итәбез
Бәйгене «Теләчиинформ» мәгълүмат үзәге оештыра. Конкурсның максаты: талантлы яшь журналистларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү. Конкурста гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 -11 сыйныф укучылары һәм студентлар катнаша ала. Конкурс эшләре рус яки татар телләрендә, видеоязмалар рәвешендә башкарыла (регламент – 5 минутка кадәр).
-
Район башлыгы Алабуга һәм Түбән Камада булган күңелсез вакыйга уңаеннан тынычлыкны сакларга чакырды
Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов үзенең Вконтакте битендә, бүген иртән Алабуга һәм Түбән Камада булган күңелсез вакыйга уңаеннан тынычлыкны сакларга чакырды.
-
Татарстанда нинди вируслар баш калкыта башлады?
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сүзләренә караганда, ел башыннан бирле республикада грипп һәм ОРВИ йоктыруның 12205 очрагы теркәлгән.
-
Туган авылым ямьле челтер җырлы, чишмәләре - күлләре белән...
Бу яктан табигать Баландыш авылын да ким – хур итмәгән. Кайда бар тагын бездәгедәй авыл уртасында челтерәп агып ятучы бихисап чишмәләр!? Әнә аларны саный китсәң: Котдус, Хәбибулла, Шәйди, Гата, Хәбибрахман, Гөлчирә, Данияс-Ильяс чишмәләре. Һәр чишмәнең исеме, үз матурлыгы, үзенә күрә тарихы, телдән-телгә күчеп, халык күңелендә яшәүче хатирәләре бар.
-
#һәрсыерчыкныңүзоясы
Фоторәсемдә Муллагалиев Ильяс әтисе белән, ул Теләченең икенче номерлы балалар бакчасына йөри.