Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туган авылым ямьле челтер җырлы, чишмәләре - күлләре белән...

Бу яктан табигать Баландыш авылын да ким – хур итмәгән. Кайда бар тагын бездәгедәй авыл уртасында челтерәп агып ятучы бихисап чишмәләр!? Әнә аларны саный китсәң: Котдус, Хәбибулла, Шәйди, Гата, Хәбибрахман, Гөлчирә, Данияс-Ильяс чишмәләре. Һәр чишмәнең исеме, үз матурлыгы, үзенә күрә тарихы, телдән-телгә күчеп, халык күңелендә яшәүче хатирәләре бар.

Мин туып үскән йортның капка төбеннән үк чишмәләр башлана. Тау итәге буйлап бик күп чишмәләр кайнап чыга. Бәлки шуңадыр да чишмәләр бик тә якын миңа.

Мин үзем дә туган авылым җирлегендә чишмәләрнең шактый икәнен белсәм дә , аларның атамаларын белми идем. Китапханәче булып эшли башлагач та чишмәләрнең  ни өчен шулай аталганлыгы мине кызыксындырды. Шулардан чыгып мин үз авылым тирәсендәге чишмә, сулыкларның аталу тарихларын , аларның бүгенге көндәге торышын өйрәнүне үземә максат итеп куйдым һәм эзләнү эшемне шуңа багышладым.

Котдус чишмәсе авылдагы иң борынгы чишмәләрдән санала.Аның турында сөйләгәндә  элеккегеләр Котдус бабайны искә төшерәләр. Исеме ни өчен шулай аталган икән соң? Тау астында Котдус бабайның бик зур агач бакчасы булган. Ул бакчада бик күп төрле җимеш агачлары үскән. Таудан төшә торган юлдан җигүле ат төшкән чакта суга төшә һәм аягын сындыра. Шуннан монда чишмә барлыгын белгәннәр. Аның суы  җир астыннан бик көчле бәреп чыга. Котдус бабай чишмәгә улак куя һәм аны һәр елны әйбәтләп карап, тазарта торган була.  Хәзерге вакытта чишмәне авылдашыбыз Габдулла абый Загидуллин карап, чистартып тора.Чишмә бүген дә Котдус бабай исемен йөртә.

Котдус чишмәсе ага торган тау итәге буйлап авылга таба баргач Хәбибулла чишмәсенә килеп чыгасың. “Хәбибулла чишмәсе”  Хәбибулла бабай исеме белән бәйле. Инеш аркылы гына Фатимә әби белән Хәбибулла бабай яшәделәр. Хәбибулла бабай Бөек Ватан сугышы ветераны иде,сугышта бер аягын югалткан, агач аяклы бабай иде ул.Чишмәләрне Хәбибулла бабай карап, чистартып тора, улаклар куя. Ул вакытларда Хабибулла чишмәсе авылыбызның иң төп чишмәсе дисәк тә ялгыш булмас.Чишмәләре  бүген дә анын исемен йөртә.

Халкыбыз элек – электән чишмә - күлләрне чистартып, саклап, кадерләп торган.

Минем Әтием Хәбибрахман да безнең өебез каршындагы тау астыннан чыккан чишмәне казытып, аңа улак куя. Аннары абыем Расих  чишмәне яңарту эше белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә без балалары,оныклары чишмәне карап,чистартып ,төзекләндереп торабыз. Ә  утырткан чәчәкләр җәй буе чишмә буена өстәмә ямь өсти. Бүгенге көндә дә халык бу чишмәгә бик яратып йөри.

2017 нче - экология елында, гап-гади көнне бәйрәмгә әйләндереп  авылыбыз уртасында бик матур, заманча итеп яңартылган яңа чишмә ачылды. Ул чишмә – 620 метр озынлыктагы торбалар белән авыл уртасына китерелгән “Гөлчирә” чишмәсе. Чишмәнең төп иганәчеләре – бертуган Самат һәм Рөстәм Мөхәммәтшиннар.“Җәннәт –әниләрнең аяк астында” дигән гыйбарәне истә тотып, алар әлеге чишмәне әниләренең исеме белән атыйлар. Авыл уртасыннан агучы бу чишмәгә  елның кайсы вакыты булуга карамый, сукмак өзелми.

 “Шәйди чишмәсе” елганың  икенче ягында. Кәримуллин Шәйдулла бабай суның  кайнап утырганын күргән һәм аны чистартып, киңәйтеп аңа башта агачтан эшләнгән тәпән куйган. Суны шуннан ала торган булганнар. Соңыннан тимердән улак куеп зур итеп кыршаулап алганнар. Бу чишмәне элек Шәйдулла бабай караганлыктан, чишмәнең исеме дә “Шәйди чишмәсе”дип йөртелә. 

Авылның киләчәгенә битараф булмаган  авылдашларыбыз Данияс Гайнетдинов һәм Ильяс Мубаракшиннар борынгы чишмәне төзекләндерүгә алыналар. Чишмә биләмәсен корыган агачлардан, чүп-чардан чистартып , елганың каршы ягында саркыган чишмәне казып, озын торбалар аша ярның икенче ягына чыгардылар.  Чишмә янына ял итү урыны  да булдырды тырыш егетләр. 

Әйе, чишмәләр җыры тыңмасын! Шундый мәкаль бар ”Суның кадере - чишмә корыгач беленә”…Безнең чишмәләребез корымасын, гел челтерәп агып торсыннар.

 Миләүшә Нәҗипова, Баландыш авылы китапханәсе китапханәчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев