3 май 2025 яңалыклары
-
Хоккей турнирының беренче көне тәмам
Сегодня прошёл первый день Турнира, посвященного 80-летию Победы ВОВ, среди команд 2015, 2014 г.р.
-
Көмеш призёр булдылар
Бүген Казанның «Мирас» стадионында «Күн туп» футбол буенча Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды (2010-2011 елгы кызлар арасында)
-
«Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
-
Татарстанда 3 меңнән артык студент илкүләм проект буенча бушлай эшче һөнәрләргә укытыла
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына ярашлы рәвештә, эшче һөнәрләр һәм хезмәткәрләр вазифалары буенча профессиональ укытуның язгы этабы тормышка ашырыла. Быел яз 3,3 меңнән артык егет һәм кыз бушлай өстәмә белгечлекләр алачак. Бу турыда Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә хәбәр иттеләр.
-
Концертлар белән Саба һәм Теләче районы авылларында чыгыш ясадылар
18 апрельдән 16 нчы майга хәтле Олы Мишә мәдәният йорты директоры Фидания Абдуллина, китапханәче Рузалия Газизова һәм Түбән Саурыш авыл клубы мөдире Нурзия Маннапова, Түбән Өчнарат, Олы Кибәче, Иске Икшермә клуб мөдирләре белән берләшеп, унбер кешедән торган «НазГөлләр» һәм «Вдохновение»вокал ансамбле (җитәкчелэре Ф.Абдуллина һәм Г.Насыйрова) үзешчәннәре тарарафыннан әзерләнгән «Язгы моңнар» дип исемләнгән матур эчтәлекле күчмә концертлар белән Саба һәм Теләче районы авылларында чыгыш ясадылар.