Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
"Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» конкурсы үзешчән коллективлар һәм артистларның иҗади чыгышлары аша традицион гаилә кыйммәтләрен тәкъдим итүгә юнәлдерелгән. Берничә ай дәвамында республика халкы республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән танышты.
Конкурс чаралары 20 меңнән артык катнашучыны берләштерде, 600дән артык иҗади коллективны да кертеп, 23 меңнән артык офлайн тамашачыны һәм онлайн-форматта 1 миллионнан артык тамашачыны җәлеп итте.
2024 елгы конкурс нәтиҗәләре буенча «21 мең кешегә кадәр халык саны» категориясендә 1 урынны Теләче муниципаль районы алды!
Чыганак: ТР Рәисе Матбугат хезмәте
Нет комментариев