3 август 2015 яңалыклары
-
Казан Сабантуенда Теләче батырлары
1 август көнне башкалабыз Казанда сабантуй бәйрәме шау-гөр килеп узып китте. Сабантуйда районыбыздан бер төркем үзешчән сәнгать артистлары, бию коллективлары катнашты. Сабантуйның төп бизәге-милли көрәш. Бу юлы да тирә-якта дан тоткан батырларыбыз мәйдан уртасында бил алышты.
-
“Тәмле көрәшне” Теләче кешесе алып барачак
"ТMTV" каналы аша баручы "Тәмле көрәш" тапшыруын яңа сезонда Теләче районы Үзәк бистәсе кешесе Илнур Гыймаев алып барачак. Илнур 12 ел Казанның бер дәрәҗәле ресторанында шеф-повар булып эшләгән.
-
Җиңүчегә массаж сеансы
Һәр атнаның чәршәмбе көнендә "Теләче" радиосы дулкыннарында Интерактив уен уздырыла. Бу атнада 29 июль көнне узган уенда җиңүче дип Шәтке авылыннан Рәзифә Галимова танылды. Аңа уенның иганәчесе булган "Родник" халыкны социаль яклау үзәгенең массаж бүлмәсендәге аппаратлы массажның 5 көнлек сеансына юллама тапшырылды. Чын күңелдән котлыйбыз! "Теләче" радиосын 106,1 FM ешлыкларында...
-
Игътибар! Конкурс
Республика көне уңаеннан балалар өчен "Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә! Республика көне белән, Татарстан!" дип исемләнгән республикакүләм иҗат бәйгесе игълан ителә. Биредә балалар үз куллары белән бәйрәм отрыткасы ясарга тиеш. Конкурсның район этабын район Спорт, яшьләр эшләре бүлеге "Теләчеинформ" үзәгенең мәгълүмати ярдәме белән уздыра. Эшләр өч яшь төркемендә кабул...
-
Авылга да югары тизлекле Интернет керә
Узган атнада җаваплылыгы чикләнгән "Таттелеком" ширкәтенең Арча зонасы идарәсе Үзәк бистәсендә бүгенге һәм киләчәк клиентлары белән очрашу үткәрде. Чарада катнашучылар өчен төрле уеннар үткәрелде, бай эчтәлекле, зур концерт программасы күрсәтелде. Бәйрәмдә яшүсмер балалар ике командага бүленеп туп типсә, нәниләр исә бушлай татлы ризыклар белән сыйланды. - Безнең бүгенге очрашу мөмкин...