Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авылга да югары тизлекле Интернет керә

Узган атнада җаваплылыгы чикләнгән "Таттелеком" ширкәтенең Арча зонасы идарәсе Үзәк бистәсендә бүгенге һәм киләчәк клиентлары белән очрашу үткәрде. Чарада катнашучылар өчен төрле уеннар үткәрелде, бай эчтәлекле, зур концерт программасы күрсәтелде. Бәйрәмдә яшүсмер балалар ике командага бүленеп туп типсә, нәниләр исә бушлай татлы ризыклар белән сыйланды. - Безнең бүгенге очрашу мөмкин...

Узган атнада җаваплылыгы чикләнгән "Таттелеком" ширкәтенең Арча зонасы идарәсе Үзәк бистәсендә бүгенге һәм киләчәк клиентлары белән очрашу үткәрде.
Чарада катнашучылар өчен төрле уеннар үткәрелде, бай эчтәлекле, зур концерт программасы күрсәтелде. Бәйрәмдә яшүсмер балалар ике командага бүленеп туп типсә, нәниләр исә бушлай татлы ризыклар белән сыйланды.
- Безнең бүгенге очрашу мөмкин кадәр клиентларга якын килү, аларның санын ишәйтү максатыннан оештырыла. Без тәкъдим итә торган элемтә чаралары авыл җирлеге өчен иң кулай һәм отышлы вариант. Шунысы сөенечле, башкарган һәм башкарачак эшнең күләме көннән-кән арта гына бара. Президент программасы нигезендә югары тизлекле Интернет, элемтә чаралары берничә елда барлык авылларны да колачлар дигән ышаныч бар, - дип белдерде "Таттелеком" ширкәтенең Арча зонасы идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гомәров.
- Чыннан да "Таттелеком"нар башкарган эшнең күләмен һәм әһәмиятен күз алдына да китерүе авыр. Алар авыл халкына уңайлык, яңалык һәм яңарыш алып килә. Мәсәлән, әлеге ширкәт Үзәк, Казаклар, Орымширмә, Теләче (ике данә), Алан һәм Шәтке авылларында элемтә көчәйткеч каланчалар төзеп өлгерде инде.
Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев