3 сентябрь 2022 яңалыклары
-
Алдынгыларга – сертификалар
Бүген, ягъни 3 сентябрь көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче”, “Таң”, “Алан”, “Теләче – Август”, “Агролак” ширкәтләре, “Низамов.М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында булып урып-җыю, көзге кыр эшләренең барышы белән танышты, соңгы биш көнлектә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән игенче-механизаторларга кызыксындыру премияләренең сертификатларын тапшырды.
-
Теләче урта мәктәбендә «Жинү Диктанты» халыкара акциясе узды
Бүген Теләче урта мәктәбендә «Жинү Диктанты» халыкара акциясе узды. 3 сентябрь - нәкъ менә бүген - Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланган көн.
-
Зур рәхмәт әйтеп калдылар
Хөрмәтле райондашлар, кичә, ягъни 2 сентябрь көнне, Мәрхәмәтлелек акциясе кысаларында, Саба районында урнашкан картлар йортына төрледән төрле җиләк -җимеш һәм азык -төлек илтеп кайттык.
-
1 сентябрьдән коммуналь хезмәтләр өчен түләү тәртибе үзгәрә
Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен милекчеләрнең гомум җыелышында гына гомумйорт милкенә хезмәт күрсәтү һәм файдалануга бара торган коммуналь ресурслар өчен түләү ысулын сайлау мөмкинлеге бар. Бу очракта сүз агымдагы елның 1 сентябреннән булачак үзгәрешләр турында бара.
-
Сентябрьдә җыела торган файдалы үләннәр һәм җимешләр
Гөлҗимеш. С витаминына бик бай. Салкын тигәндә, грипп, кан басымы, кан тамырлары авыруларыннан бик файдалы. Кипкән гөлҗимештән бик тәмле һәм хуш исле чәй ясап була.
-
Дару алыргамы, әллә акчасын алыргамы?
1 октябрьгә кадәр федераль ташламаларга ия булучыларга мөһим карар кабул итәргә кирәк: социаль хезмәтләр җыелмасын (икенче төрле “соцпакет” дип атыйбыз) калдырырга яки аннан баш тартырга һәм акча алырга.