Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Алдынгыларга – сертификалар

Бүген, ягъни 3 сентябрь көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче”, “Таң”, “Алан”, “Теләче – Август”, “Агролак” ширкәтләре, “Низамов.М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында булып урып-җыю, көзге кыр эшләренең барышы белән танышты, соңгы биш көнлектә югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән игенче-механизаторларга кызыксындыру премияләренең сертификатларын тапшырды.

Бу юлы  Радик Нәбиуллин, Фәнис Миңнебаев, Илсур Хәмидуллин (“Игенче” ширкәтеннән ), Әмир Әскаров (“Таң” ширкәтеннән), Айрат Сабиров (“Алан” ширкәтеннән), Данил Шигаев, Фоат Дәүләтшин, Ильяс Җәләлетдинов (“Август – Теләче” ширкәтеннән) һәм Рөстәм Габдуллин (“Агролак” ширкәтеннән). Әнвәр Мөхәммәтшин (“Низамов М.Х” крестьян- фермер хуҗалыгыннан)  акчалата премия сертификатына ия булды. Исегезгә төшерәбез, кызыксындыру премияләре ияләренә октябрь аенда Теләчедә узачак “Уңыш бәйрәме”ндә тапшырылачак.

Моннан тыш, районыбыз җитәкчеләре җаваплылыклары чикләнгән “Алан” һәм “Агролак” ширкәтләренең төзелеш объектларында булып, участоклардагы эшнең барышы белән таныштылар, эшлекле тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев