5 март 2023 яңалыклары
-
Урта Мишәдә җылы очрашу
Урта Мишә авылы клубында шигъри җанлы кунаклар- җырчы-шагыйрә Сирена Гатиятова, авылдашлары Дамира Миннебаева белән “Мин бәхетле шигъри җанлы булып туганыма” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелгән.
-
Биш административ эш каралган
Теләче җәмәгать судында Россия Федерация административ хокуклар бозу кодексының 12.26 статьясенең 1 нче бүлеге буенча ГИБДД хезмәте төзегән өч административ эш һәм 12.8статьясының беренче бүлеге буенча ике эш каралган.
-
Юныс Әхмәтҗанов фестивале: «Мәчет манарасы» торты, кактан гөлчәчәк һәм шикәрсез кош теле
Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин һәм Халыклар дуслыгы орденнары кавалеры, татар аш-суын дөньяга таныткан Юныс Әхмәтҗановка багышланган беренче фестиваль-конкурс узды. Кичә дәвамында катнашучылар үзләре пешергән тәм-томнарын тәкъдим итте һәм рецептлар белән уртаклашты.
-
Матур традиция буенча, балыкчылар турниры узды
Бүген Караширмә авылы янәшәсендәге Мишә елгасында, матур традиция буенча, балыкчылар турниры узды.
-
Ике җирлектә дә чара зур оешканлык белән узды
4 март көнне Олы Мәтәскә һәм Олы Кибәхуҗада “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан районыбызда узучы фестиваль-конкурс кысаларында яшьләр концерт программасы тәкъдим итте. Олы Мәтәскәдә узган концертта бүгенге көндә махсус хәрби операциядән ялга кайткан Валиахметов Илназ да авылдашларын сәламләде.
-
Ләйлә Лерон «Татар ашлары йортын» саклап калуны сорап җитәкчелеккә ачык хат язган
Язучы, шагыйрь Ләбиб Леронның кызы, блогер Ләйлә Лерон-Бахмутова социаль челтәрдәге сәхифәсенә видео куйган. Анда ул «Татар ашлары йорты» янында «Юныс абый, безне гафу итегез» дигән язу тотып басып тора.
-
Помидор үсентеләре зәгыйфьләнә — нишләргә?
Сорауга Әлфинур Нәҗметдинова җавап бирә:
-
Балыкчылар җыела
Хөрмәтле райондашлар, сезне 5 март көнне булачак «Подари ТРОФЕЙ Любимой» дип исемләнгән балыкчылар турнирына чакырабыз!
-
ЛАВАТЕРА НИНДИ ЧӘЧӘК УЛ?
Тәрбиягә иң талымсыз берьеллык чәчәкләрнең берсе — лаватера. Аны иртәрәк чәчәк аттыру өчен, үсенте аша үстерәләр, туры бакчага чәчәргә дә була.