Матур традиция буенча, балыкчылар турниры узды
Бүген Караширмә авылы янәшәсендәге Мишә елгасында, матур традиция буенча, балыкчылар турниры узды.
Көн иртәдән буранлап торса да, бу боз тишеп балык каптыру белән шөгыльләнүче теләчелеләрне куркытмаган – инде өченче тапкыр уздырыла торган ярышка егермеләп кеше килгән иде. Районның иң оста балык каптыручылары өчен уха да пешерергә куйган оештыручылар.Балыкчылар районыбызның төрле - Олы Мишә, Югары Кибәхуҗа, Иске Җөри,Караширмә һәм Теләче авылларыннан катнашты. "Балык тотучылар арасында берничә номинация буенча урыннар чыгарылачак. Болар "Тизлеккә боз тишү", "Иң зур балык тотучы", "Иң күп балык тотучы" номинацияләре. Һәр номинация буенча өчәр урын чыгарылычак, - дип аңлатты, районның балыкчылар ассоциациясе рәисе Салават Фархетдинов.
Балыкчылар янында Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин да булып,җылы теләкләрен ирештереп, уңышлар теләде.
Районның иң оста балык каптыручылары хакында тулырак газетада таныша аласыз.
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев