5 апрель 2018 яңалыклары
-
"Игенче" ширкәтендә техник карау узды (ФОТО)
2 апрель көнне "Игенче" ширкәтендә язгы кыр эшләрендә катнашачак тракторларга, тагылма җайланмаларга техник карау үткәрелде.
-
Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү көннәре билгеле
Агымдагы елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеле булды. Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов әйтүенчә, БДИ 28 майда башланып, 2 июльдә төгәлләнәчәк. Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда - география һәм информатика фәннәре. 30 майда - база дәрәҗәсендәге математика, 1 июньдә - профильле математика . Химия һәм тарих - 4 июньдә. 6...
-
"Шатлык" балалар бакчасында Янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр узды
Куркынычсызлык айлыгы кысаларында, 5 апрельдә Теләче 3нче балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы буенча планнан тыш өйрәнүләр үткәрелде. Өйрәнүләр барышында бер төркемдә уйланылган янгын чыгу ноктасы табылды, шул уңайдан бинадагы кешеләр эвакуацияләнде. Тревога сигналы буенча (автомат янгын сигнализациясе эшләде) барлык балалар һәм эшче коллективы балалар бакчасы бинасыннан чыкты. Шундый гадәттән тыш очрак...
-
Игътибар газета сайтыбызның форматы үзгәрә!!
Хөрмәтле сайтыбыз укучылары, игътибар "Теләче" газетасы сайтының форматы үзгәрә. Бездән аерылмагыз. Хәзер андагы язмалар игътибарны тиз җәлеп итәрлек, укырга җайлырак рәвештә урнаштырылачак.
-
Олы Мәтәскәдә Коръән уку бәйгесе үтте (ФОТО)
Кичә Олы Мәтәскә авылы мәчетендә, әлеге мәчеткә йөреп, гарәпчә дәресләр алучы укучылар арасында Коръән бәйгесе үтте. Бәйгедә Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев та катнашты. Шәкертләрнең белем дәрәҗәләрен остазлары бәяләде. Җиңүчеләр һәм һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды. Зәнфирә Хуҗиәхмәтова Олы Мәтәскә китапханәсе директоры
-
Илсөя Бәдретдиновага елан бүләк иткән егет ни өчен мондый адымга баруын әйтте
Илсөя Бәдретдинова Шәледә булган концертыннан үзе генә түгел, ә тамашачылар да нык тәэсир алды. Җырчыга, сәхнәгә чыгып, елан бүләк иттеләр! Елан сынын бүләк итүче егет - Илсөянең дусты. Һәм ул әлеге бүләкне юкка гына сайламаган. Алмаз Илсөягә гашыйкмы? Бу сорауны Алмазның үзенә бирдек. // Tatar today// - Алмаз, Илсөягә, концерт...
-
Чүпне юл читенә ташлап калдыручы машина йөртүчеләрне махсус камералар төшерә башлый
1 апрельдән республикада чистарту икеайлыгына старт бирелде. Шушы ике көндә министрлыкка халыктан 11 мөрәҗәгать килеп ирешкән. Көннәр җылыту белән, теләсә кайда калдырып киткән чүпләрне җыясы гына түгел, аның өчен җавап та бирәсе була әле. Май аеннан чүпне юл читенә ташлап калдыручы машина йөртүчеләрне дә махсус камералар төшерә башлый.//Ватаным Татарстан// Бу...
-
Төмәндә төнлә зур кибет бинасы янып беткән
Социаль челтәрләрдә Төмән гипермаркетындагы төнге янгынның видеосы чыкты. Кремль урамында урнашкан кибетнең бер катлы бинасы янып беткән. Төн уртасында Кремль урамында урнашкан кибетнең бер катлы бинасында янгын чыккан. Ялкын мизгел эчендә бинаны камап алган. Янгын башланып бер сәгать үткәннән соң, кибетнең түбәсе җимерелеп төшкән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, янгын өч мең...
-
Рөстәм Рахманкул: “Без образны үзебез тудырабыз”
"Мунча ташы" театры актеры Рөстәм Рахманкул-Козгынчинский исемен әйтүгә, күпләрнең күз алдына гитара тоткан, кәмитрәк, ярым русча, ярым татарча сөйләшә торган шәһәр малае, йә беркатлырак авыл исереге, йә "в натуре" дип сөйләшүче шәһәр бандиты килеп басадыр. Театр оешканнан, ягъни 1980 елдан бирле Рөстәм Рахманкул "Мунча ташы"ның алыштыргысыз артисты. Рахманкул Мамадыш районы...
-
Мунча, гараж өчен салымны беспилотник ярдәмендә билгеләргә җыеналар
Мунча, гараж, өй янындагы башка корылмаларга салымны беспилотниклар төшергән аэрофотосъемка ярдәмендә билгеләргә җыеналар. Бу турыда Федераль салым хезмәтенә сылтама белән "Известия" хәбәр итә. Бу очракта дәүләт реестрына мәгълүмат эләгүен объект хуҗалары белми калачак. Бакча йортларын кадастр хисабына куйганда да аэрофотосъемка кулланылачак. Быел мондый эшләр 12 төбәктә, шул исәптән Башкортстан, Камчатка,...
-
"Ул бит – минем Әни, үзем карыйм"
Атасын сүккән кешегә Аллаһы Тәгалә ләгънәт укый һәм анасын сүгүчегә, бөтен гөнаһларның җәзасын Аллаһы Тәгалә бу дөньяда арткарак чиктерә, кыямәткә калдыра, тик ата-анага хөрмәтсезлек гөнаһын алыштыра бу дөньяда. Менә болар барысы да - безгә килеп ирешкән чын хәдисләр. Монда бит бүген дә килешмәслек фикер юк. "Бүген" дигәннән, хөрмәтле язучыларыбыз Туфан...
-
Теләчебездә “Россия балалары-2018” оператив – профилактик операциясе старт алды.
Операция 1 нче апрельдән 10 нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Районыбызда әлеге чарада хокук саклау органнары һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук иҗтимагый оешмалар әгъзалары катнаша. «Россия балалары-2018» чарасының төп максаты балигъ булмаганнар арасында наркоманиянең таралуын кисәтү, аларны наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү факторларын ачыклау, шулай...
-
Теләче редакция хезмәткәрләре Сабада кунакта
Кичә Теләче редакция хезмәткәрләре Саба районы редакциясендә кунакта булып кайттылар. Танылган журналист, популяр интернет проектлар авторы Данил Сәфәров бик кызыклы һәм файдалы мастер класс үткәрде. Фото: http://saby-rt.ru/ алынды
-
Бүген Теләчелеләрне нинди һава торышы көтә?
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр, юеш кар явачак. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Төньяк-көнчыгыштан утрача тизлектәге җил. Төнлә һава температурасы -4..+1˚, көндез +1..+6˚ градус
-
Районыбызда көрәш турниры узачак
8 апрель көнне "Батыр" спорт комплексында 2002нче елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер егетләр һәм малайлар арасында Татарстан Республикасының халык артисты, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Салават Фәтхетдинов призына татарча көрәш буенча ачык республика турниры узачак. Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана. Хөрмәтле райондашлар, мавыктыргыч...