Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Ул бит – минем Әни, үзем карыйм"

Атасын сүккән кешегә Аллаһы Тәгалә ләгънәт укый һәм анасын сүгүчегә, бөтен гөнаһларның җәзасын Аллаһы Тәгалә бу дөньяда арткарак чиктерә, кыямәткә калдыра, тик ата-анага хөрмәтсезлек гөнаһын алыштыра бу дөньяда. Менә болар барысы да - безгә килеп ирешкән чын хәдисләр. Монда бит бүген дә килешмәслек фикер юк. "Бүген" дигәннән, хөр­мәт­ле язучыларыбыз Туфан...

Атасын сүккән кешегә Аллаһы Тәгалә ләгънәт укый һәм анасын сүгүчегә, бөтен гөнаһларның җәзасын Аллаһы Тәгалә бу дөньяда арткарак чиктерә, кыямәткә калдыра, тик ата-анага хөрмәтсезлек гөнаһын алыштыра бу дөньяда. Менә болар барысы да - безгә килеп ирешкән чын хәдисләр. Монда бит бүген дә килешмәслек фикер юк.


"Бүген" дигәннән, хөр­мәт­ле язучыларыбыз Туфан Миңнуллин белән Роберт Миңнуллин турында иң күп язылгандыр. Нинди генә га­зета-журналлар ачылса да, башлап алар турында язылды. Ләкин әни­ләргә булган мөнәсәбәтләре тулысынча ачылып җитмә­де кебек. Бе­лүебезчә, Туфан абыйның әнисе озак, каты авырды. Театрда шундый чакта Нәҗибә апаның гас­трольләргә китеп баруын гаеп тә итәләр. Ләкин Туфан абый каршы килә:
- Ул бит - минем Әни, мин аны башкалардан каратмыйм, үзем карыйм, - ди.

Шулай эшли дә. Чыннан да, аның әнисе тәвәккәл, олы йөрәкле, булдыклы хатын була. Башка караучыларны санга да сукмас иде әле. Шә­риф Хөсәенов та әни­сенең соңгы көннә­рендә бары тик үзе генә карый. Бе­ләбез, күп беләбез: каенанасы белән уртак тел таба алмаган, бер­дәнбер улын аерып алып чыгып киткән, картаеп, кече­рәеп, бөрешеп, чир­дән башы чык­маган ки­леннәрне. Үз­ләре дә каенана буласы, барыбызны да ялгышлыклардан Аллаһы сакласа иде.


Бүгенгедәй хәтердә: уни­­верситетта укыганда, Роберт Миңнуллин өйлә­нәсе булгач, булачак әби­сенә - хаты­нының әнисенә күл­мәк­лек сайларга бер хатын-кыз­ны кибетләргә алып чыккан иде. Озак, бик озак эзләгән­нәр. Роберт:
- Үзе матур, үзе җылы, үзе йомшак, үзе якты булсын, - дигән күлмәклек турында.
"Өч төрле дога пәрдәсез кабул кылыныр: 1) мәзлүм (рәнҗетелгән) кешенең догасы; 2) мосафирның догасы; 3) ата-ананың балаларына догасы".
Пәйгамбәребез вакытында булган хәл. Бик күп намаз укыган, күп ураза тоткан, вакытын һәм байлыгын Ал­лаһы ризалыгы өчен туздыр­ган бер кеше авырып китә. Хатыны Пәй­гам­бәр (с.г.в.)гә хәле начарайганын барып әйтә. Расүл (с.г.в.) сәхабә­ләрен хәл бе­лер­гә җибәрә. Күрә­ләр, чын­нан да, хәле бик авыр.
"Ләәә иләәһә ил­ләл­лаааһү Мүхәммәдүр-расүү­лул­лаааһ", - дип кабатлатмакчы булалар. Лә­кин теле әйләнми, хәле юк, иман кәлимәсен кабатлый алмый. Бу хәлне кайтып Мө­хәм­мәд Мостафага (с.г.в.) әйтәләр. Ул исә: "Ата-анасы исәнме?" - дип сорый. "Атасы вафат, анасы бик олы яшьтә", - диләр. Пәй­гам­бәребез: "Ки­лә алса - килсен, килә алмаса - янына үзем барырмын", - ди. Карт ана Расүл (с.г.в.) янына килә.
Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.):
- Улыгыз бу дөньяда ни кылды? - дип сорый.
- Улым Аллаһ юлында иде, әмма мин аңа бик ачулы идем, - ди.
- Ни өчен?
- Аның хатыны улымны миңа каршы котыртты, улым миңа авыр сүзләр әйтте, - ди.
- Сезнең рәнҗүегез улыгызны телсез калдырган. Улыгызны гафу итеп, бәхил­легегезне бирегез, - ди.
- Юк, мин аңа бәхил­легемне бирә алмыйм, - ди хатын. Шуннан соң Мө­хәм­мәд Мостафа (с.г.в.) бер сә­ха­бә­сенә:
- Бар, утын җыеп кер, - ди. Хатын бик аптырый.
- Нәрсәгә ул утын? - ди.
- Учак ягып, каршыңда улыңны яндырабыз, - ди.
- Баламны күз алдымда газаплауга түзмәм, - ди ана.
- Аллаһның газабы катырак, озаграк, улыңнан риза бул, - ди Җир йөзенә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгам­бәребез. - Анасы­ның рәнҗүе беткәнче, аның намазлары да, уразалары да, дин юлындагы изге эш­ләре дә ярдәм итмәс, - ди.
Бу хатын:
- Валлаһи, мин улымнан ризамын, - ди.
Бу сүзне улына җит­ке­рә­ләр, ул шаһәдәт кәли­мәсен әйтә һәм үлә. Расүл (с.г.в.) аны юып, кәфенләргә куша, үзе җеназа укып җир­ләгәч, халыкка:
- Йә мөселманнар, кем үзенең хатынын анасыннан артыграк күрә, ул кешегә Аллаһ Тәгаләнең, фәреш­тәләрнең һәм барча халык­ның да ләгънәтедер. Ул кешенең бер гамәле дә кабул ителмәс, анасының ризалыгын алганчы.
Шушы хәдистән күрен­гәнчә, рәнҗү дә яхшы гамәл түгел. Шуңа күрә ата-ананы рәнҗетмәскә тырышу ки­рәк. "Сак-Сок" бәете - шуның чагылышы. Рәнҗет­мәскә ты­ры­шу - иң яхшысы. Мө­хәммәд Мостафа (с.г.в.) теге хатынның малаен ачуланмаган бит, анасын чакырып сөйләшкән, аңлаткан. Малаен газаплау - Аллаһ хөке­мендә.


Аллаһы Тәгалә тәүхид гыйлеме белән ата-анага мәрхәмәтле булуны тигез куя. 31 нче "Локман" сүрә­сенең 14 нче аятендә: "Ми­ңа шөкер ит һәм ата-анага да шөкер ит". Ике шөкер бер аятьтә килә. Кем ата-анага шөкер итми, ул Ал­лаһы Тәгаләгә дә шөкер итүче түгел. Ә кем Аллаһы Тәга­ләгә шөкер итә белә, ул ата-анага да шөкерле була.


Аңлашылганча, ата-ана­сына хөрмәтле булган кеше - бу дөньяда да хөрмәтле, бәхетле, барачагында да.


Шунысы бар: аналарга хөрмәт чиксез. Әбү Һөрайра риваять иткән: бер кеше Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) дан сораган:
- Иң хәерле кеше кем? - дип.
- Әниең!
- Тагын кем?
- Әниең!
- Тагы кем?
- Әниең!
- Тагы кем?
- Әтиең!
Анага хөрмәт өч өлеш артык булырга тиеш. Расүл (с.г.в.) өч тапкыр: "Әниең", - дигән, дүртенчесендә генә: "Әтиең", - дигән.


Безнең бурыч - үзебез үлеп гүргә кергәнче, аларны зурлау, хөрмәтләү, догада булу. Барыбызга да ана­лар­ның изге догаларын алып калу насыйп булса иде.

("Ватаным Татарстан", /№ 47, 04.04.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев