6 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Теләче командасы дүртенче урында
5-6 ноябрь көнне «Батыр» спорткомплексында 1999-2000 елда туган егетләр арасында волейбол буенча республика беренчелеге булып үтте. 14 районнан барлыгы 148 яшь волейболчы катнашты. Уеннар «Батыр» спортзалында һәм район мәдәният спортзалында үткәрелде. Жиңүчеләргә грамота һәм медальләр, ә 1 урынны яулаучы командага Кубок тапшырылды. Ярышларның ин яхшы уенчысы дип Баулы районыннан Каюмов...
-
Эшче биеклектән егылып үлгән
«Алабуга» махсус икътисади зонасында 5 ноябрьнең иртәсендә 38 яшьлек эшче үлгән. Моның белән бәйле рәвештә Россиянең Татарстан буенча Тикшерү комитеты эш башлаган. Беренчел мәгълъматлар буенча, эшче төзү-монтаж эшләре башкарганда 42 метрлы биеклектән егылган. Ул 8 метр түбәнрәк урнашкан түбәгә килеп төшкән һәм шунда ук урында вафат булган. http://intertat.ru
-
Югары Ослан районында фура һәлакәткә очраган
Югары Ослан районында «Малиновка» ЮХИДИ посты янында ягулык белән фура юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Моның аркасында Идел аша күпердә күпкилометрлы «бөке» барлыкка килгән. Бүген иртәнге тугызынчы яртыда М-7 трассасының 773нче километрында бензовоз йортүчесе юл кырыенда торган "КАМАЗ"га бәрелеп уза. Бензовоз зыян күрә. Ягулык юлга аккан. http://intertat.ru
-
Банктан 18 миллион сум урланган
Зәй шәһәр суды бер банкның 56 яшьлек касса җитәкчесе 2014 елның маеннан алып 2015 елның мартына кадәр банктан 17 миллион 944 мең сум акча урлавын билгеләгән. Хатын-кыз 1000 сумлык банкноталарны 50 сумлыкларга алмаштырып барган, дип хәбәр итә Прокуратура. Әмма элеккеге банк хезмәткәре үз гаебен танымаган. Урланган акчаның бер өлешен -2,5...
-
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ КӨНЕ БЕЛӘН!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ