Зәй шәһәр суды бер банкның 56 яшьлек касса җитәкчесе 2014 елның маеннан алып 2015 елның мартына кадәр банктан 17 миллион 944 мең сум акча урлавын билгеләгән. Хатын-кыз 1000 сумлык банкноталарны 50 сумлыкларга алмаштырып барган, дип хәбәр итә Прокуратура.
Әмма элеккеге банк хезмәткәре үз гаебен танымаган. Урланган акчаның бер өлешен -2,5...
Зәй шәһәр суды бер банкның 56 яшьлек касса җитәкчесе 2014 елның маеннан алып 2015 елның мартына кадәр банктан 17 миллион 944 мең сум акча урлавын билгеләгән. Хатын-кыз 1000 сумлык банкноталарны 50 сумлыкларга алмаштырып барган, дип хәбәр итә Прокуратура.
Әмма элеккеге банк хезмәткәре үз гаебен танымаган. Урланган акчаның бер өлешен -2,5 миллионнан артыгын ул банкка кайтарган.
Моңа да карамастан суд аны 6 елга хөкем иткән. Ул үз җәзасын гомуми режимлы төзәтү колониясендә узачак. Моннан кала суд банкның хезмәткәрдән 15 миллион сумны кайтарту искын да хуплаган.
http://intertat.ru
Оставляйте реакции
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев