8 август 2023 яңалыклары
-
Район бәйгесенә Иске Җөридән Насыйбуллиннар гаиләсе дә кушыла
Чисталык һәм матурлык бәйгесе дәвам итә.
-
Урып-җыю эшләре белән таныштылар
Бүген, ягъни 8 август көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Раил Гаффаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге җитәкчесе Рүзәл Исхаков һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, районыбыз басуларында булып урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, биш көнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарда барган комбайнчыларга “Урак батыры - 2023” дип исемләнгән Мактау вымпеллары һәм акчалата премия сертификатлары тапшырды.
-
Социаль фондның Яр Чаллыдагы клиент хезмәтенә яңа график буенча 200дән артык граждан мөрәҗәгать иткән
Бу елның апреленнән Россия Социаль фонды Татарстан бүлегенең Яр Чаллыдагы клиент хезмәте гражданнарны ял көннәрен дә кертеп төзелгән эксперименталь график буенча кабул итә. Кабул итү өчен өстәмә кертелгән сәгатьләрдә белгечләргә консультация алу өчен 200дән артык граждан мөрәҗәгать иткән.
-
Высокотехнологичный производственный объект АО «Транснефть – Прикамье» ЛПДС «Оса» отмечает юбилей
Линейная производственно-диспетчерская станция (ЛПДС) «Оса» Пермского районного нефтепроводного управления АО «Транснефть – Прикамье» отмечает 60-летие с начала работы.
-
Татарстанда «Автоледи-2023»республика конкурсына йомгак ясалды
Быел әле ярышта Теләче районыннан Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Бадриева Наилә чыгыш ясады.
-
Ел азагына кадәр Казанда хәрби хәрәкәтләр ветераннарын һәм гомуми авырулар буенча инвалидларны торак белән тәэмин итү төгәлләнергә тиеш
Шәһәрнең Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов әйтүенчә, 2006 елдан бирле Казанда Татарстан башкаласында яшәүче 333 хәрби хәрәкәтләр ветераны һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән 802 кеше субсидия хисабына тораклы булган.
-
Бәйгедә катнашу өчен машина хуҗасының, ел буена юл хәләкәтләренә юлыкмыйча, юл кагыйдәләрен бозмыйча йөрүе шарт
Юлларда юл хәләкәтләрен киметү максатыннан, “Теләче” газетасы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты, район ЮХИДИ бүлеге, юл куркычсызлыгы район комиссиясе һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлегенең Саба районы бүлеге белән берлектә, машина йөртүчеләр арасында бәйге бара.
-
ДУХОВКАДА ПАСТЕРИЗАЦИЯЛӘҮ
Кайбер салат, консервларны сулы савыт өстендә пастеризацияләргә кушыла. Бу бик җайлы эш түгел. Моны духовкада эшли аласыз.