Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урып-җыю эшләре белән таныштылар

Бүген, ягъни 8 август көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Рәисенең Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе Раил Гаффаров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге җитәкчесе Рүзәл Исхаков һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, районыбыз басуларында булып урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, биш көнлек хезмәт нәтиҗәләре буенча алдынгы урыннарда барган комбайнчыларга “Урак батыры - 2023” дип исемләнгән Мактау вымпеллары һәм акчалата премия сертификатлары тапшырды.

Бүген әлегедәй бүләкләргә игеннәрне сугуда эшләүче Фоат Дәүләтшин, Ильяс Җәләлетдинов, Мәүлетҗан Хәбибуллин (“Август - Теләче” ширкәтеннән), Василий Архипов (“Агролак” ширкәтеннән), игеннәрне теземнәргә салуда эшләүче Ирек Гәрәев (“Таң” ширкәтеннән), Фәнил Сәлимҗанов белән Айрат Сабиров (“Алан” ширкәтеннән) лаек булды. Котлыйбыз!

Моннан тыш, әлеге йөреш вакытында район һәм республика җитәкчеләре, быел җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтендә 504 башка исәпләнеп төзелгән, июнь аенда файдалануга тапшырылган сөтчелек комплексында, узган ел “Чулпан” ширкәтендә республика программасы ярдәме белән төзекләндерелгән ашлык складында, узган ел җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында 1 мең баш сыерга исәпләнеп төзелә башлаган һәм бүген яңадан киң колач белән төзелеш эшләре башланып киткән сөтчелек фермасында һәм хәзер “Агролак” ширкәтендә монтажлана торган ашлык киптерү цехындагы төзү-монтаж эшләре белән таныштылар.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев