9 июль 2016 яңалыклары
-
Мамадышта каршы юлга чыгучы машинаның йөртүчесе һаләк булган
Берничә сәгать элек Мамадыш районында куркыныч юл һаләкәте булган. Нәтиҗәдә, каршы юлга чыгучы машинаның йөртүчесе һаләк булган. Мәскәү - Уфа юлының 956нчы чакрымында "Киа Рио" җиңел машина Газель йөк машинасы белән кара-каршы бәрелешә. Җиңел машина алда баручы автомобильне узарга дип каршы юлга чыга, ләкин маневрны тәмамлап өлгерми. Каршы юлда ул...
-
Татарстан балыкчылары Камада мутант-балык тоткан
Татарстан балыкчылары Камада мутант-балык тотканнар. Үзләренең табышлары белән мактанып, балыкчылар социаль челтәрләрдә бу "могҗиза"-балыкның фотоларын урнаштырырга ашыкканнар. Бу фотоларда куркыныч кыяфәтле балык төшерелгән. Балыкчылар бу очлы тешле мутантны гади селәүченгә тоттык дип ышандыралар. Кайбер балыкчылар әйтүенчә, бу балык мутацияләнгән ротан балыгы булырга мөмкин. Ротан балыгы аквариум тотучылар арасында күпмедер вакыт...
-
Актанышлар йөк машиналарында туй үткәреп бар дөньяны шаккаттырган
Актаныш районында яшәүче Илнар Маннанов социаль челтәр героена әйләнде. Барысына да "кешечә" өйләнмәве "гаепле". Авыр йөк машиналары белән ерак арага йөреп эшләүче Илнар узган ел тормыш корып җибәргән. Эшен яраткангамы, әллә үзгә туй ясау теләге көчле булганмы - кыз алмага йөк машиналарын бизәп килгән ул. ЗАГСка да шулар белән барганнар....
-
Казанда "хәләл" стандарты буенча эшләүче хастаханә һәм шифаханә төзеләчәк
Казанда шәригать кануннары буенча дәвалаучы поликлиника һәм санаторий ачырга ниятлиләр. "ТР Вакф" фонды Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә шундый проект өстендә эшчәнлек алып бара. "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итүенчә, дәвалау үзәге "Госмания" дип аталачак. Бу үзәктә амбулатор дәвалау алырга, вакцинация ясатырга, лаборатория тикшеренүләре узарга мөмкин булачак. Шулай ук "Госманиядә" гомуми...
-
Балтач районында мөселман балалары өчен Сабан туе уздырыла
Мөселман балаларының угызынчы тапкыр үткәрелүче Сабан туен быел 17 июльдә оештырырга ниятлиләр. Балтач районы Борбаш авылындагы күркәм чара Балтач районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның тырышлыгы белән оештырыла, дип уртакалша Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Сабантуй балаларның Коръән һәм догалар укулары, мөнәҗәт әйтүләр, җыр-шигырьләр белән үрелеп барачак....