9 октябрь 2016 яңалыклары
-
8 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
8 октябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көне уңаеннан иң-иңнәрне барладылар. Игенчелектә, терлекчелектә кайсы хуҗалык алдынгылар сафында бара? Кайсы хуҗалык икътисадый яктан тотрыклы һәм кайсы хуҗалык хезмәт хакларын бирүдә тоткарлыклар тудырмый? Район күләмендә узучы бәйрәм чарасына чакырылучы хуҗалыклар, алдынгы хезмәтчәннәр әлегедәй күрсәткечләрне исәпкә алып чакырылды да...
-
Җаплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте шоферы Динар Гайнуллин “КамАЗ” автомобиле белән югары җитештерүчәнлеккә ирешеп эшли
"Бар эшне дә вакытында һәм карусыз башкара, кешеләргә ярдәмчел дә", - ди авылдашлары җаваплылыгы чикләнгән "Алан" ширкәте шоферы Динар Гайнуллин турында. Быелгы уракта ул "КамАЗ" автомобиле белән югары җитештерүчәнлеккә ирешеп эшләде. Җәен генә түгел, кышын да эш табылып кына тора аңа. Динар эш күплектән зарланмый, үз хезмәтен теләп, яратып башкара....
-
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәте склад мөдире Фәрит Гыймадиев: "Һәр эштә дә төгәллек, пөхтәлек кирәк"
Хуҗалык итүдә төгәллек, тәртип һәм пөхтәлек - иң кирәкле сыйфатлар. Җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәте склад мөдире Фәрит Гыймадиев та әлеге хакыйкатьне аңлап эш итә. Шуңа да аның ширкәт җитәкчелеге һәм авыл халкы алдында абруе зурдан. Әлеге вазифада ул 2000 елдан бирле, аңарчы кырчылык бригадиры, клуб мөдире, соңрак 12 ел тегермәнче...
-
“Теләче Агро” ширкәтенең Айдар бүлекчәсе комбайнчысы Фәрит Фәләхиев үзенең ДОН – 1500 комбайны белән ашлык суктырып, төрдәш комбайннар арасында алдынгы урынга чыкты
Быелгы уракта җаваплылыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәтенең Айдар бүлекчәсе комбайнчысы Фәрит Фәләхиев үзенең ДОН - 1500 комбайны белән ашлык суктырып, төрдәш комбайннар арасында алдынгы урынга чыкты. "Быел уракта һава торышы бик әйбәт булды. Шуңа да булган икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга насыйп булды, ялсыз эшләдек", - ди тәҗрибәле комбайнчы. Фәрит туган...
-
“Теләче Агро” ширкәтенең Иске Җөри бүлекчәсе шоферы Илдар Гыйниятуллин 1974 елдан бирле шушы игелекле хезмәттә
Ул автомобиль белән үткән чакрымнарны исәпләсәң, Җир шарын берничә тапкыр әйләнеп чыгарга җитәдер. "Теләче Агро" ширкәтенең Иске Җөри бүлекчәсе шоферы Илдар Гыйниятуллин 1974 елдан бирле шушы игелекле хезмәттә. Нинди генә маркалы автомобильдә эшләмәсен, ул аларны һәрчак төзек һәм пөхтә йөртә, кеше гозерен дә тыңлый белә, берәүне дә юлда калдырмас. Агымдагы...
-
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте турында
Бу көннәрдә булдыклы игенче-механизаторларыбыз, уңган терлекчеләребез район үзәгендә узачак бәйрәмгә әзерләнә. Аларның берише башкалада узган Уңыш бәйрәмендә катнашып кайтты. Игенчелекне үстерүгә, ил табынын баетуга ел әйләнәсе куйган хезмәтләрен бәяләп, аларны хөрмәтләү тантанасына чакырдылар. Кирәк чагында алны-ялны белмәгән авыл хезмәтчәннәрен дә сәхнә түреннән күрү бәхетенә ирештек. 29 сентябрь көнне башкалада узган...
-
9 октябрь авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре көне. Бәйрәмегез белән тәбриклибез!
Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре! Сезне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән чын күңелдән тәбриклибез. Бу һөнәри бәйрәм бөтен республика өчен әһәмиятле вакыйга булып тора. Көз җиткәч, басу-кырлардагы, терлекчелек фермаларындагы эшләргә йомгак ясау, авыл хуҗалыгы алдынгыларына олы рәхмәтебезне белдерү - күркәм гореф-гадәтләрнең берсе. Әмма быелгы бәйрәм...