10 июнь 2026 яңалыклары
-
Ташламалы язылу бара
Газета - журналларга ташламалы язылу бара. Бу яртыеллыкта да «Теләче» газетасына язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак, төп призларыбыз - бозау һәм шифаханәгә юллама!
-
Чабаксарда ракета һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр бар
Чабаксар шәһәре ракета һөҗүменә дучар булды. Төгәлләштерелгән мәгълүмат буенча, вакыйга нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән.
-
Эссе көннәрдә күпме су эчәргә кирәк
Белгечләр эссе көннәрдә су балансын ничек сакларга кирәклеген аңлатты. Гадәттә, өлкән кешегә тәүлеккә эчелергә тиешле норма тән авырлыгына бәйле.
-
Быелгы хаҗиларның барысы да Татарстанга кайтты
Быел Татарстаннан хаҗ сәфәренә барган барлык мөселманнар да республикага әйләнеп кайтты. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Казанда бер фирма хезмәткәрләренә 8 млн сум бурычлы
Казанның Совет районы прокуратурасы «Болгар-Сервис»ҖЧҖ генераль директорына карата гаепләү бәяләмәсен раслады. Аңа карата хезмәт хакын түләмәү турында җинаять эше кузгатылган. Барлык материаллар да судка карау өчен җибәрелгән, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
-
Казанда Яшьләр көнендә алкоголь сатуны тыячаклар
Казан үзәгендә Яшьләр көнен бәйрәм итү вакытында алкогольне ваклап сатуны чикләргә ниятлиләр. Тиешле карар проектын ТР Министрлар Кабинеты Әзерләде. Документ хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.
-
Саба районында 500 млн сумга авиаүзәк төзиячәкләр
Республикада заманча авиация үзәге барлыкка киләчәк, ул Саба районында урнашачак. Башта «Мингер» туристлык комплексы ихтыяҗлары өчен үлән белән капланган очып китү-утырту полосасы буларак уйланылган була. Проект биш ел эчендә дәүләт-шәхси партнерлыкның тулы концепциясенә трансформалаша. Хәзер монда ясалма очып китү-утырту полосасы һәм күп функцияле инфраструктура төзергә планлаштыралар.
-
Иртәгә яшен һәм көчле җил көтелә
Иртәгә, 11 июньдә, көндез һәм кич Татарстанда яшен һәм секундына 17 метрга кадәр тизлектәге көчле җил көтелә. Урыны белән боз яварга мөмкин.
-
Татарстанда «Минем субсидияләр» сервисы аша 2,4 млрд сумга 15 меңнән артык гариза хупланды
2026 елның беренче биш аенда Татарстан халкына 2,4 млрд сумлык ярдәм чараларына 15,2 мең гариза хупланган. Бу авыл җирендә яшәүчеләр, эшкуарлар һәм компанияләр өчен «Минем субсидияләр» сервисы аша онлайн рәсмиләштерелгән ярдәм. Ел башыннан бирле платформага татарстанлылар барлыгы 18,9 мең гариза тапшырган.
-
Отышлы лотерея билетлары
Сабан туенда уйнатылган отышлы лотерея билетлары.
-
Татарстанда судно йөртүчеләрне куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр
Матбугат конференциясе барышында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе территориаль органы җитәкчесе урынбасары, кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев судно йөртүчеләр өчен кагыйдәләр турында искә төшерде.
-
Татарстанда дәүләт программасының яңа редакциясе расланды
Татарстанда 2036 елга кадәр милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча дәүләт программасының яңа редакциясен расладылар. Карарны республиканың премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
-
Казандагы хостелны 3 млн сумга саталар
Интернетта сатуга Казан үзәгендә урнашкан хостелны куйганнар. Бәясе 3 млн сум.
-
Кадыйров: «Татарстан яшьләр белән эшләү өлкәсендә Россия төбәкләре арасында иң яхшысы дип танылды»
Татарстанда миллионнан артык яшь граждан яши, бу республика халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә.
-
Район Сабан туенда бүләкләнүчеләр исемлеге
Алдынгы белгечләргә медальләр тапшырылды.