Татарстанда дәүләт программасының яңа редакциясе расланды
Татарстанда 2036 елга кадәр милли сәясәтне гамәлгә ашыру буенча дәүләт программасының яңа редакциясен расладылар. Карарны республиканың премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Татарстанда 175 милләт вәкиле яши, диелә документта.
Программаның максатлары:
- Россиянең традицион рухи-әхлакый һәм мәдәни-тарихи кыйммәтләре нигезендә Гомумроссия гражданлык тәңгәллеген ныгыту;
- Россиянең этномәдәни һәм тел күптөрлелеген саклау һәм аңа ярдәм итү, аерым алганда, дәүләт төзүче буларак рус халкының берләштерүче ролен ныгыту;
- Милләтара һәм динара татулыкны тәэмин итү, экстремизмга һәм милли һәм дини нигездә конфликтлар килеп чыгуга каршы тору. Биредә чит ил гражданнарын Россия җәмгыятендә яшәү шартларына җайлаштыруга ярдәм итү механизмнарын камилләштерү каралган;
- Дәүләт идарәсен камилләштерү һәм дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруны мәгълүмати тәэмин итү, халыкара мәйданда аның объектив казанышларын алга җибәрү.
Чыганак:реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев