11 март 2023 яңалыклары
-
Җир кешесе янында
Кем дә кем, бер башак үскән җирдә тагын берне үстерсә, Бер үлән сабагы үскән җирдә, икене үстерсә, ул кешегә барлык кешелек рәхмәтле булыр!/(Дж. Свифт)
-
Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде
Нәтиҗәле хезмәте һәм авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә өлеш кертүе өчен «Алан» ҖЧҖ баш зоотехнигы Кәримов Айдар Галемхан улына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.
-
Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
«БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлегендә актив катнашуы, Партиянең абруен күтәрүгә, чараларны оештыруга һәм уздыруга шәхси өлеш кертүе өчен Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе - Мөбинов Илдар Вакыйф улы «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
10 көннән ташулар башлана?
Белгечләр, ташулар 20 март көнне кузгалыр дип фаразлый.
-
Татарстанда 2022 елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 34 объект төзелде
2022 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 1 миллиард 156,8 миллион сумга барлыгы 34 төрле объект төзелде. Гомумән алганда, үткән ел республикада илкүләм проектны гамәлгә ашыру өчен 4 миллиард 324,8 миллион сум бүленгән иде, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
-
Уразага ничек әзерләнергә?
Мөселманнарның иң изге ае – Рамазан ае башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Быел ул, 23 мартта башланып, 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. 22 март көнне мәчетләрдә беренче тәравих намазы укылачак. Рамазан аен ничек каршы алырга? Уразага ничек әзерләнергә? Укучыларыбыз игътибарына «Иман нуры» мәчетенең икенче имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт Фәйзуллинның бу уңайдан киңәшләрен тәкъдим итәбез.