Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җир кешесе янында

Кем дә кем, бер башак үскән җирдә тагын берне үстерсә, Бер үлән сабагы үскән җирдә, икене үстерсә, ул кешегә барлык кешелек рәхмәтле булыр!/(Дж. Свифт)

Авылның язмышы  анда яшәүче кешеләргә барып тоташа.  Үз эшләренә күңелләре белән бирелгән, хезмәтләрен җиренә җиткереп башкарган кешеләр бит алар, авылым халкы! Без Олы Нырсы авылында үз эшен булдырып фидакарь хезмәт куючы Рөстәм  Шакирзянов белән очрашып сөйләштек.

Төп эшем, күңелгә ятканы менә шул инде – җирдә эшләү. Яңадан яшәргә туры килсә дә, башка тормышны сайламас идем. Авылымны, сайлаган һөнәремне бернигә дә алыштырасы килми инде хәзер, – ди ул.  Рөстәм абыйның әлеге сүзләрен янә бер сокланып тыңлыйсың. Туган авылын чын күңелдән яратучы җир кешесе шундый буладыр ул.

Һәр кеше бәхет төшенчәсен үзенчә аңлый. Кем өчендер ул зиннәтле сарайларда яшәү, байлыгың мулдан булу. Андыйлар чит җирләрдә, илләрдә йөреп, байлык туплауны хуп күрәләр.

Ә инде туган җирендә гомер кичереп, шунда уңайлы яшәү рәвеше булдырып, бүгенге көндә 30 баш мал тотучы җир кешесенә, аның гаиләсенә матур тормыш теләп калабыз.


Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев