11 июнь 2018 яңалыклары
-
Машинасы белән баганага бәрелгән таксист комада ята
Бөгелмәдә машинасы белән баганага бәрелгән 37 яшьлек таксист комада ята. Ир-атның кабыргалары сынган, эче имгәнгән. Беренче дәрәҗәдәге кома, баш мие һәм баш сөяге җәрәхәте булуы ачыкланган. Авария 10 июнь төнге 11ләрдә булган. Советская урамындагы 150нче йорт каршында 14 модельле “Лада” автомобиле (такси) юл читенә төшеп, баганага бәрелгән, дип яза "Татар-информ".
-
10 млн сумга нинди дачаны саталар?
Сообщение о продаже дачи размещено на сайте объявлений. Указано, что она располагается в Белоусе, на берегу Камы.
-
Теләчедә Ифтар мәҗлесләре дәвам итә
Изге ай – Рамазан ае бара. Шушы уңайдан мәчетләребездә, өйләрдә, җәмәгать туклануы урыннарында Ифтар мәҗлесләре уза. Мәсәлән, шуларның чираттагысы, район күләмендәгесе, 10 июнь көнне, “Хәкимова” шәхси предприятиесенә караган “Маяк” кафесында узды.
-
Төркиядә ял иткәндә Россиядән ике турист үлгән
Төркиядә ял иткәндә Россиядән ике кеше үлгән. Туристларның үлемен Россиянең Генераль консуллыгы раслады, дип ТАСС хәбәр итте.
-
Казан кешесе чит ил журналистын туры эфирда үбә башлаган
Казанда Бауман урамыннан туры эфирда репортаж алып баручы FOX Sports корреспондентын узып баручы егет үбә башлаган. Әлеге хәл турында видеоязма социаль челтәрләрдә чыкты.
-
Орел янында юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, унике кеше имгәнгән
Орел янында юл һәлакәтендә дүрт кеше үлгән, унике кеше имгәнгән. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте. Агентлык Россия тикшеру комитетының төбәк буенча тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән, Орел өлкәсенең Орел районында поезд белән пассажир автобусы катнашындагы юл-транспорт һәлакәте буенча җинаять эше кузгатылганын язды.
-
Татарстанда берничә җәнлекне аулауга чикләү кертелде
Татарстанда берничә җәнлекне аулауга чикләү кертелде. Бу турыда Татарстан Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте. Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләренең ау параметрларына үзгәрешләр кертү турындагы боерыкны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады, диелгән әлеге хәбәрдә.
-
Бензин бәясе 100 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин - Бәйсез ягулык берлеге
Әгәр бәйсез Ягулык салу станцияләре (АЗС) базардан китсә, бензин бәясе 100 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу турыда бәйсез ягулык салу станцияләре хуҗаларын берләштергән Бәйсез ягулык берлеге (Независимый топливный союз (НТС) мөрәҗәгатенә сылтама белән РБК яза.
-
Юл һәлакәтендә машина йөртүче хатын һәм аның пассажиры имгәнгән
Әтнә районында юл һәлакәтендә машина йөртүче хатын һәм аның пассажиры имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда бәйрәм намазлары кайчан укылачак?
Татарстан Республикасында Изге Рамазан ае 15 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнә. Җомга көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узгач укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает-намазы иртәнге сәгать җидедә кылыначак. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк.
-
Максат бер: сыйфатлы продукт тәкъдим итү
GONGTVспорт һәм музыка каналы тиздән яңа форматтагы интернет сайтын тәкъдим итәчәк. Шул хакта, гомумән, каналның бүгенгесе һәм киләчәге турында аның директоры Айдар Шәймәрдәнов белән әңгәмә кордык. - GONGTVның башлангыч чорларына кайтыйк. Мондый каналныңидеясе кайчан туды? - Идея иң беренче булып 2010 елда барлыкка килде. Ул вакытта каналның максаты - көрәшчеләрнең картотекасын булдыру, алар турында мәгълүмат туплау иде. 2013 елдаинтернет сайт яңартылып, спорт белән музыка юнәлешләрен берләштерде. Төп шушы ике өлкәне алуымның сәбәбе, беренчедән, үземнең шәхескә бәйле. Элек бию, көрәш белән шөгыльләндем.
-
Для водителей ввели новый штраф
Государственной Думой РФ был принят законопроект, вводящий новый вид штрафа для автомобилистов. Теперь водитель может быть оштрафован, если проигнорирует требование сотрудников Федеральной таможенной службы (ФТС) об остановке.