Төркиядә ял иткәндә Россиядән ике кеше үлгән. Туристларның үлемен Россиянең Генераль консуллыгы раслады, дип ТАСС хәбәр итте.
7 июнь көнне Кемер кунакханәсендә ял итүчеләрнең берсе үз бүлмәсендә егылып башын бәргән һәм вафат булган.
8 июньдә Аланиядә турист суда баткан. Табиблар аңа ярдәм итә алмаган, дип хәбәр итә Cukurova Expres басмасына сылтама белән РБК .
Татар -информ
Нет комментариев