12 апрель 2016 яңалыклары
-
Балык Бистәсе районында язгы ташу күперне җимергән
Балык Бистәсе районында Шомбыт елгасы аша салынган күпер җимерелгән. Һава температурасының кинәт күтәрелүе сәбәпле, су ярларыннан ташыган. шуның аркасында асфальт җир астына убылып төшкән, упкын барлыкка килгән. Урында юл хезмәткәрләре эшли. Күпер җимерелү аркасында өч торак пунктка юл өзелгән. Интертат
-
9 апрель көнне Кукмара районы Манзарас авылында булып узган кул көрәше буенча ярышларда Теләче командасы беренче өчлектә
9 апрель көнне Кукмара районы Манзарас авылында 1998,1999-2001,2002-2004 елда туган яшүсмерләр арасында кул көрәше буенча район беренчелеге булып утте.Барлыгы 5 команда катнашты:Балтач, Кукмара, Теләче, Саба, Арча. Тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә Теләче спорт мәктәбе укучылары да бик актив чыгыш ясадылар. Гомумкоманда урыннары: 1 урында-Балтач районы 2 урында-Кукмара 3 урында-Теләче районы. Призлы...
-
Түбән Каманың 22 яшьлек егетен гомерлеккә утырттылар
Татарстанның Югары суды Түбән Каманың 22 яшьлек егете - Шәүкәт Миндияровны гаепле дип тапты. Чаллы шәһәрендә кылган җинаяте - өч кешене үтергәне өчен ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Үз җәза срогын егет кырыс режимлы колониядә уздырачак. Әлеге җинаять узган елның 22 июль төнендә кылынган иде. Миндияров бер фатирга балконның ачык...
-
Татарстан автобусы исерек йөртүче аркасында һәлакәткә юлыккан
Һәлакәт аркасында өч кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Юл-транспорт һәлакәте Чувашиядә булган: Казанга кайтып баручы автобус белән җиңел автомобиль бәрелешкән. "Цивильск-Ульяновск-Яманчурино" трассасының 7 нче чакрымында исерек хәлдәге йөртүче булган "Lada Largus" машинасы каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Ул аздан гына "VOLGABUS" автобусы белән бәрелешмичә кала. Автобус шоферы техникасын уңга борып, юл...
-
Татарстанда ир белән хатын ятьмә тикшереп йөргәндә боз астына китеп үлгән
Ир белән хатынның үле гәүдәсен кичә Чулман елгасында балыкчылар табып ала. Әлеге хәл Балык Бистәсе районы Масловка авылы тирәсендә булган. Алар елгага балык тотарга салынган ятьмәне тикшерергә кергән, диелә. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кичке сәгать 6ларда балыкчылар үз көчләре белән аларны ярга...
-
Гагаринның батырлыгы – Милли архив истәлекләрендә
Быел 12 апрельдә кешенең беренче тапкыр галәмгә очу вакыйгасына 55 ел тула. Тарихта беренче космонавт - Юрий Гагаринның 1967 елда Казанга килгән истәлекле фотолары һаман да саклана. 1961 елның 12 апрелендә совет космонавты Юрий Гагарин "Восток-1" космик корабында "Байконур" космодромыннан старт алып, дөньяда беренче булып Җир шары тирәли орбиталь очыш...
-
"Аны бик хөрмәт итәмен, чиксез рәхмәтем белән дога кыламын" (рәхмәт хаты)
Авыруга ни кирәк? Авыруга назлы караш, җылы сүз кирәк. Авыру кеше шуларны тойса, авыруы җиңеләеп китә, күңеле күтәрелә. Унтугыз ел элек каты инфаркт кичердем, авыру үзем белән бергә яшәде. Шушы гомер эчендә күп тапкырлар өйгә авылыбыз фельдшеры Рузияне чакырырга туры килде. Күрше авылда яшәсә дә, кар-буран, җил-яңгыр димәде, табигатьнең нинди...