Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстан автобусы исерек йөртүче аркасында һәлакәткә юлыккан

Һәлакәт аркасында өч кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Юл-транспорт һәлакәте Чувашиядә булган: Казанга кайтып баручы автобус белән җиңел автомобиль бәрелешкән. "Цивильск-Ульяновск-Яманчурино" трассасының 7 нче чакрымында исерек хәлдәге йөртүче булган "Lada Largus" машинасы каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Ул аздан гына "VOLGABUS" автобусы белән бәрелешмичә кала. Автобус шоферы техникасын уңга борып, юл...

Һәлакәт аркасында өч кешенең сәламәтлегенә зыян килгән.

Юл-транспорт һәлакәте Чувашиядә булган: Казанга кайтып баручы автобус белән җиңел автомобиль бәрелешкән. "Цивильск-Ульяновск-Яманчурино" трассасының 7 нче чакрымында исерек хәлдәге йөртүче булган "Lada Largus" машинасы каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Ул аздан гына "VOLGABUS" автобусы белән бәрелешмичә кала. Автобус шоферы техникасын уңга борып, юл читенә капланмаган булса, бәрелешү аркасында һәлакәт аянычрак тәмамланган булыр иде.

Һәлакәт аркасында автобусның өч пассажиры җәрәхәт ала. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң алар өйләренә озатыла. Бераздан ачыкланганча, җиңел автомобиль йөртүче йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган инде. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X