12 август 2015 яңалыклары
-
Коточкыч: 4 һәм 5 яшьлек ике бала фатирда янып үлгән
Бүген көндез Казанның Дубравная урамында чыккан янгында 4 һәм 5 яшьлек ике малай янып үлә.Тугыз яшьлек кыз баланы янгын сүндерүчеләр баскыч ярдәмендә фатирга менеп коткарырга өлгерә. Фаразларга караганда, әти-әни өч баланы фатирда берүзләрен калдырып эшкә киткән. Балалар шырпы белән уйнаганнар. Нәтиҗәдә диванга ут капкан дип яза Әлмәт таңнары.
-
Дин кушканча яшәүчеләр армиягә бармаячак
Әлеге өстенлек Кыргызстан егетләре өчен кертелгән. Ил Президенты Алмазбек Атамбаев хәрби хезмәт турындагы канунга кертелгән өстәмәләрне хуплаган. Шулай итеп, рәсми рәвештә теркәлгән дини оешма әгъзалары булып торган Кыргызстан егетләре армиягә бармаячак. Чөнки аларга корал куллану тыела. Дөрес, моның өчен егетләргә билгеләнгән суммада акча түләргә тиеш була. Хәрби комиссариат белән исәп-хисап...
-
Уралда Татарстан балалары белән автобус һәлакәткә очраган
В Челябинской области микроавтобус Iveco, следовавший из Татарстана, попал в ДТП. Инцидент случился возле ж/д переезда на автодороге Челябинск - Троицк. Грузовик «КАМАЗ», груженый бревнами, при выполнении маневра совершил опрокидывание, в результате чего груз рассыпался по проезжей части и задел микроавтобус Iveco. К счастью, в результате инцидента никто не пострадал....
-
Законсыз спиртлы эчемлекләргә - районда урын юк!
6 август көнне район Советының актлар залында легаль булмаган алкоголь продукциясе белән көрәшү һәм Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен сәүдә челтәрләренә үткәрүгә багышланган киңәшмә узды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илдар Миңнегулов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча бүлеге җитәкчесе Булат Кадыров, сату челтәрләре вәкилләре катнашты. Законсыз спиртлы продукция -...
-
Садыйкова Разия Габделәхәтовна халыкны кабул итәчәк
18 нче август көнне 16.30 сәгатьтә район хакимият бинасында (адресы - Теләче авылы, Ленин урамы 46 нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Садыйкова Разия Габделәхәтовна халыкны кабул итәчәк.
-
«ТатНИИСХ» ФДБФУ белгечләре тарафыннан бәрәңгенең вируска чыдам яңа сортлары эшләнде
"Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты" ФДБФУдә бәрәңгенең вируска чыдам яңа сортлары эшләнде. Республика галимнәре ничә ел рәттән инде шул мәсьәләне хәл итү өстендә эшләделәр, чөнки бәрәңгедәге вируслар әлеге культураның нәтиҗәле уңышына нык тәэсир итә. Соңгы елларда бәрәңге бүлбесендәге авыру беренче чиратта Урта Идел төбәгендәге климат шартларына бәйле: һава температурасының югары...