13 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Иске Яңа ел белән!
Яңа еллар килә һәр ел саен Сөендереп яшен, олысын Шатланышып халык бәйрәм итә, Бөтен кайгыларын онытып Алып килсен һәрчак Яңа еллар Бәхет, шатлыкларның олысын Ташлап калдырыйк дуслар Иске елда Кайгы, борчуларның барысын Ышанып яшик киләчәккә дуслар Узганыбыз нинди булса да Гөмер үтеп, инде олгаеп килеп, Башкайларга бәсләр кунса да Җыелышып...
-
ТИКШЕРҮ ЭКСПЕРИМЕНТЫ - РЕЦИДИВИСТ КОТЕНОВ ЧАҢГЫ БАЗАСЫНДА 29 ЯШЬЛЕК ГӨЛШАТНЫ НИЧЕК ҮТЕРГӘНЕН КҮРСӘТӘ
Тикшерү астындагы зат 29 яшьлек хатын-кызның бугазын ничек итеп шешә ватыгы белән кисүен һәм үле гәүдәсенә ут төртергә теләвен күрсәтте. Түбән Камада Гөлшат Котенкованы үтергән Данила Котенев тикшерү эксперименты вакытында үзенең ничек җинаять кылганын күрсәтеп-тасвирлап бирде. Бу хакта "Татар-информ" яза. Котенев чаңгыда шуган Котенкованы көчләү өчен ничек итеп башына шешә...
-
СИНОПТИКЛАР ФАРАЗЫ: ГЫЙНВАР САЛКЫННАРЫ КАЙЧАНГА КАДӘР ДӘВАМ ИТӘЧӘК, ФЕВРАЛЬ ҺӘМ МАРТТА НИНДИ ҺАВА ТОРЫШЫ КӨТЕЛӘ?
Автор: Наталья РЫБАКОВА, sntat.ru «Татар-информ» агентлыгы салкыннар кайчан башланасын, христиан бәйрәмнәренә (Крещение) көчле суык буламы-юкмы икәнен, якындагы араларда табигать нинди сюрпризлар китерәсен белеште. Чын салкын кыш Татарстанга Иске Яңа елга ук килеп җитәчәк. Бу атна ахырына төнлә -20 градустан да салкынрак булачак, аерым районнарда исә температура -29 градуска кадәр төшәчәк....
-
1 апрельдән Россиядә пенсия 4,1 процентка артачак
1 апрельдән Россиядә эшли һәм эшләми торган пенсионерларга пенсияләр 4,1 процентка артачак. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә. "Шулай итеп, социаль пенсиянең еллык уртача күләме 8,3 мең сумга кадәр артачак. 2018 елның августында Пенсия фонды 2017 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә төзәтмәләр кертәчәк. 2018 елның...
-
Аксубай районында үз йортында ир-ат янып үлгән
Аксубай районы Сосновка авылында үз йортында ир-ат янып үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына бүген 7.20 сәгатьтә килгән. Һәлакәт урынына 102 нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре киткән. Янгын сүндерүчләр килгәнче, күршеләр бер катлы...