13 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Республика беренчелеге узачак
12-14 ноябрь көннәрендә Казанда "Ак Барс" көрәш сараенда татарча көрәш буенча республика беренчелеге узачак. Бу турнир да узгандагысы кебек (ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына узган ярышларны әйтәбез) мавыктыргыч көрәш алымнарына, төрле интригаларга бай булыр дигән ышаныч бар. Әлеге мәртәбәле ярышларга районыбыз җыелма командасы да җыена. Хөрмәтле райондашлар, көрәшчеләребезнең...
-
“Үзең өчен тир түгү яхшырак”
Кызганыч, соңгы елларда авыл кешесе мал асраудан бизә бара. Сыер малы "Кызыл китап"ка кертелмәс-кертелүен, әмма мондый аянычлы күренеш кәефне төшерә. Кешенең яшәү рәвеше авылның үзенә генә хас тарихы, токымы, өлгесе, үрнәге, юкка чыга дигән сүз бу. Авыл, ул нинди генә булмасын - җәмгыятьнең рухи үзәге, рухи сәламәтлеге, татарның милли рухын...
-
Зәмирә Сәмигуллинаның тәүге китабы чыкты
Сөенче! Озак еллар"Теләче хәбәрләре" һәм "Теләче" газетасында эшләп киткән һәм хәзер "Саба таңнары" газетасында хезмәт куючы хезмәттәшебез Зәмирә Сәмигуллинаның тәүге китабы чыкты. Ул "Кем син, насыйп яр?" дип исемләнә. Элеккеге хезмәттәшебезне әлеге уңышы белән ихлас котлыйбыз. Бәян һәм хикәяләр тупланган җыентык "Ак бүре" нәшриятында чыгарылган.
-
Баскетбол ярышы узды
13 ноябрь көнне Теләче урта мәктәбе базасында ир-егетләр командалары арасында баскетбол буенча район беренчелеге үткәрелде. Әлеге турнир яхшы уен күрсәткән спортчыларны республикакүләм ярышларга сайлап алу туры да булып тора.
-
Берәүне дә аямыйлар
Төньяк-Кавказда террорлык актлары ешаю сәбәпле, һәм аларны Татарстан Республикасы биләмәсендә булдырмау максатыннан халыкка саклык чараларын күрергә киңәш итәбез: - табылган предметның максатчан файдалануында шик туса; - таныш түгел затларның торак йорт подъездларына, подвал һәм чормаларга керергә омтылуын күрсәгез; - химик реактив һәм агулар (алар террорлык һәм диверсион актлар куллану өчен...
-
Үзләре сайлаган язмыш
Участок инспекторлары хезмәте кеше язмышы белән бәйләнгән. Тәүлекнең һәр сәгатендә ярдәм сорап аларга мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта аларга оперативник та, тикшерүче дә, эксперт та, психолог-тәрбияче дә булырга туры килә. Гражданнар иң элек нәкъ менә аларга мөрәҗәгать итә, чөнки урыннарда күпчелек очракта җинаятьләрне булдырмый калу һәм аларны кисәтү - участок вәкаләтлеләренең...
-
Киләчәге өметле булуына ышанабыз
Күңелләрне назлап, йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндереп моң агыла. Фонограммада яңгыраган, Татарстанның атказанган артисты Сөләйман Йосыпов башкаруындагы Алан авылына багышланган халык җырын тамашачылар аягүрә басып, көчле алкышларга күмде. Әйтерсәң лә, сәхнә түрендә авылдашыбыз - җырчы Сөләйман үзе басып тора һәм якташларын сәламли.
-
Якты һәм җылы көннәр – үзкыйммәтне киметә
12 ноябрь көнне Балтач районы Чепья авылында "2016 елның язгы кыр эшләренә техникаларның әзерлеге" темасына багышлап үткәрелгән республикакүләм зона семинарында инженерия хезмәткәрләренә, көзге озын һәм җылы көннәрне, көн яктылыгыннан рационль файдалану турында аз әйтелмәгәндер.