Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Үзең өчен тир түгү яхшырак”

Кызганыч, соңгы елларда авыл кешесе мал асраудан бизә бара. Сыер малы "Кызыл китап"ка кертелмәс-кертелүен, әмма мондый аянычлы күренеш кәефне төшерә. Кешенең яшәү рәвеше авылның үзенә генә хас тарихы, токымы, өлгесе, үрнәге, юкка чыга дигән сүз бу. Авыл, ул нинди генә булмасын - җәмгыятьнең рухи үзәге, рухи сәламәтлеге, татарның милли рухын...

Гаилә башлыгы Маратны без моңарчы район газ хуҗалыгы слесаре, авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе буларак белә идек. Соңгы бер-ике елда ул фермерлыкка күчеп, 25 баш терлеккә исәпләнгән ферма төзеп куя. Төзелешне ул банктан алган кредитка алып бара, туганнарыннан, дусларыннан әҗәткә акча җыя. Шундук фермасын терлек белән тутырырга ашыкмый Марат. Арендага җир мәйданнарын арттыра, берәм-берәм авыл хуҗалыгы техникасы туплый. Бүген аның "Енисей" комбайны, иске булса да МТЗ -80 тракторы, печән чапкычы, чәчкече һәм башка кирәкле авыл хуҗалыгы машиналары бар.
- Гомер буе мал тотып яшәдек, шуның белән аякка бастык, балалар үстерәбез. Ярый әле, бу шөгылебез бар, юкса, авылда акча эшләү елдан-ел авырлаша. Элек дуңгызлар да асрадык, хәзер мөгезле эре терлек кенә асрыйбыз, - дип сөйләде Марат.
Айгөл белән Марат моннан уналты ел элек гаилә коргач, авыл тормышын яратканга күрә төп йортта яшәп калалар. Ул чакта Айгөл башлангыч мәктәптә директор, хәзер балалар бакчасы мөдире булып эшли. Авыл мохитенә булган әлеге мәхәббәт балалары - Адель, Марсель һәм Алсуга да күчә. Алар да әти-әниләре белән бергә мал арасында кайнап үсәләр. Авылдашлары Адельне күбрәк үзешчән артист буларак белсә, Марсель яшь көрәшче буларак таныш. Төпчекләре Алсу, мин кыз бала дип тормый, ат өстендә дә йөрергә ярата икән.
- Кемгәдер эшләп йөргәнче, үзең өчен тир түгү яхшырак бит. Сәгатькә карап йөрисе түгел. Теләгән вакытта ашыйсың һәм ятып йоклыйсың, күпме тырышсаң да бөтенесе үзеңә. Һәр эшнең җае бар, малларны яратырга кирәк. Киләчәктә ни булыр дип уйларга вакыт юк. Без бүгенге көн белән яшибез. Хәзерге вакыт белән эшлибез, - ди гаилә башлыгы.
Эшли белгән кешене кайда да күреп алалар. Әлеге гаилә "Үз эшен башлап җибәрүче фермер" дип исемләнгән федераль программага
(Ахыры 2нче биттә).
(Ахыры. Башы 1нче биттә).
кереп, 1 млн. 100 мең сум күләмендә акчалата дәүләт ярдәме алуга ирешкән. Бу акчага алар сөт суыткычы, тирес чыгару белән ваккум җайланмасы сатып алганнар. Соңгыларын Арча районының Мөндеш авылында урнашкан "Төхфәтуллин" шәхси предприятиесе эшчеләре монтажласа, суыткычны Ижау шәһәреннән килгән завод белгечләре куйган. Фермага килеп кергәндә, Маратның тагараклар, су эчерү җайланмалары ясап яткан чагына туры килдем. Тимер кисү, эретеп ябыштыру кебек эшләрне үзе башкара Марат. Кирәк чакта ул ярдәмчеләре - Айгөлнең әтисе Нәҗип ага белән сыйныфташы Фәнилгә таяна. Район башлыгы тарафыннан ташламалы бәя белән бирелгән биш тана да алар өчен зур ярдәм булган. Бу атнада Марат яшь бозаулардан кала, барлык терлекләрен яңа торакка урнаштырды.
- Ике урында казан асып йөрүе бермә-бер уңайсыз иде. Хәзер вакытның күпчелеген биредәге хезмәткә багышлаячакмын. Җиребездә малларга ел әйләнә җитәрлек азык-салам, печән һәм ашлык үстерәбез. Җирне эшкәртү өчен бөтен техникам бар. "ГРАНТ-ЛИЗИНГ" программасы нигезендә КУН-10 агрегаты белән яңа МТЗ-80 тракторы алырга өметләнәм. Тиешле документларны тапшырдым, инде комиссия алдында да яклыйсым гына калды. Яңа трактор кышкы бураннарда бик кирәк, алайса, фермага керә алмаячакмын, - дип таныштырды киләчәктәге планнары белән Марат.
Мал тотып, сөт җитештереп кенә эшләргә, яшәргә җыенмый яшь фермер. Үз җирендә җиләк-җимеш агачлары үстерергә ниятли ул. Без аның туганнары белән берлектә белән виктория җиләге үстереп сатуын ишетеп белә идек инде. Быел көз көне Марат таныш бакчачылардан киләсе елда утыртыр өчен кура җиләге үсентеләре алып кайтып куйган.
Хәзер авылларда яшьләр, яшь гаиләләр кими дип сөйлибез. Айгөл белән Марат Дәүләтшиннар исә - бу күренешнең киресе. Авыл өчен җаннары-тәннәре белән шулай тырышып яшәүче яшь гаиләләр күбрәк булса иде.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев