14 июнь 2018 яңалыклары
-
Ә сез каен себеркесе җыйдыгызмы?
Каен себеркесен Питрауга кадәр җыярга кирәк, чөнки соңгарак калсаң, яфраклары коела. Шулай ук себерке җыюның иң кулай вакыты - юкә чәчәк аткан чак. Чәчәген коя башлагач инде туктарга кирәк. Каен себеркесенең иң классик төре - каен ботакларыннан тыш, аның уртасына бер яшь имән ботагын да куеп калдыру. Шул ук себеркегә бер әрем ботагын куеп калдырсаң, эсседә хуш ис чыгарыр. Мәтрүшкә, бөтнек, чәчәк аткан юкә ботагы да кулланырга мөмкин. Себеркене менә шулай иренмичә ясасаң, тәнгә шифасы да була, мунчага хуш исе дә тарала.
-
Мең ярымлык тавык
Тормышта төрле күңелсезлекләр көтмәгәндә килеп чыга. Гадәттән тыш хәлләр вакытында безгә 112 номерына шалтыратырга кирәк икәнлеген канга сеңдерделәр инде. Әмма 112 хезмәте һәрвакытта да оператив эшлиме? Бу сорауга мин үз мисалымнан чыгып җавап бирә алам.
-
Россиялеләрнең күпчелеге пенсия яшен арттыруны хупламый
Россия халкының күпчелеге (92 проценты) Хөкүмәтнең пенсия яшен арттыру тәкъдимен хупламый. “Ромир” тикшеренү холдингы тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килде, дип хәбәр итә РИА Новости. Бүген тиешле закон проектын Министрлар Кабинеты Дәүләт Думасына тәкъдим итә.
-
Ми-2 вертолеты ашыгыч рәвештә Красноярск краеның төньягында төшеп утырган
Ми-2 вертолеты Красноярск краеның төньягында ашыгыч рәвештә төшеп утырган, дип хәбәр итә ТАСС.
-
Чаллыда бер баланың ваннада үлү фактын тикшерәләр
Татарстанның тикшерү комитеты бу фаҗига буенча эш ачкан. Беренче мәгълүмат буенча, 12 яшьлек бала ваннада су коенганда ялгыш таеп китеп егылган
-
Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы түрәсе 80 меңнән артык субсидия акчасын үзләштергән
Чүпрәле районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе эшмәкәрлек эшчәнлегендә законсыз катнашуда шикләнелә.
-
Сабантуй бәйрәме көнне эвакуатор хезмәте эшлиячәк. Игътибарлы булыгыз
Хөрмәтле райондашлар, Сабан туе кунаклары!
-
Ата-аналарны балаларның Интернет куллану мәсьәләсе борчый
Татарстанда ата-аналарны балаларының Интернет куллану мәсьәләсе күбрәк борчый. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында билгеле булды. Мәгариф министры урынбасары Лариса Сулима, узган уку елында үткәрелгән республикакүләм ата-аналар җыелышлары турында сөйләде һәм ата-аналарны кызыксындырган темалар хакында әйтте.
-
Ураза гаете мөбәрәк булсын!
Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм дин кардәшләребез! Сезне ихлас күңелдән Ураза гаете белән тәбрик итәбез.
-
Зәйдә юл һәлакәтендә 9 айлык бала исән калган
Зәй янындагы коточкыч һәлакәттә 9 айлык бала исән калган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Дәүләт автоинспекциясендә. Алдан агентлык кичә кич Әлмәт ягыннан Зәйгә керү юлында юл-транспорт һәлакәте булуы турында хәбәр иткән иде.
-
ТНВ татар телендә өр-яңа фильм төшерә башлады
“Яңа Гасыр” телеканалы татар телендә “Көтелмәгән кунак” дип аталган күп серияле фильм төшерә башлады. Традиция буенча, ТНВ каналы һәр яңа сезонны яңа проект белән ача. Быел исә сезон әлеге фильм белән ачылыр дип көтелә. Шулай итеп, тамашачы телесериалны көз көне күрә алачак. Сценарий авторлары – Халисә Ширмән һәм Нурания Җамали.
-
Тәмте - Мәтәскә авылы халкы бәйрәмгә әзерләнә
Тәмте Мәтәскә авылы халкы да Сабантуй бәйрәменә әзерләнә.
-
"Миңа 5 яшь чакта әниемнең гомере өзелде": якташыбыз Наил Алан белән 2013 елгы ИНТЕРВЬЮ
Татар журналисты Наил Алан 55 яшендә вафат булды. Сезнең игътибарга аның 2013 елда Римма Бикмөхәммәтова белән булган әңгәмәсен бирәбез: “Азатлык”ны даими тыңлаучысы, укып баручысына Наил Аланны таныштырасы юк. Журналист буларак аны яхшы беләләр. Аралашуга бик җиңел кеше, барысы белән дә кызыксына, үз фикерен әйтә. Театр тамашаларына, музейларга, күргәзмәләргә үлеп китеп йөрергә ярата, базар-ярминкәләрдә халык белән мәш килеп аралаша, сәяхәт, сәфәр дигәндә дә Наил бик җиңел. Гел сәфәрдә кебек ул. Тормышы да шулайрак. Башта Казанда, аннары шактый Себердә яшәп эшләде, аннан соң янә Казанга кайтты, хәзер менә Прагага китте, шунда эшли. Күбәләк кебек әле монда, әле тегендә балкып йөргән арада Наил Аланга да 50 яшь тулган икән. Гел яшьләр арасында булганга күрәме, аны ярты дистәне ваклаган дип һич тә әйтмәссең! Шул уңайдан без Наил “И.М.” укучыларына үз тормышындагы серләрен ачмасмы дип аның кылларын тартып карадык.