Новости со всего света

Ми-2 вертолеты ашыгыч рәвештә Красноярск краеның төньягында төшеп утырган

Ми-2 вертолеты Красноярск краеның төньягында ашыгыч рәвештә төшеп утырган, дип хәбәр итә ТАСС.

Ми-2 вертолетының һәлакәт хәлендә төшеп утыру хәбәре җирле вакыт белән иртәнге сәгать уннар тирәсендә алынган. Вертолет бортында җиде кеше - ике пилот һәм биш пассажир булган. Беркем дә зыян күрмәгән.

Вертолетка ярдәмгә төбәкнең эзләү-коткару үзәге көчләре җибәрелгән.

Татар -информ


Нет комментариев