14 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Полиция хезмәткәрен хурлаган өчен - 15 мең сум штраф
Казанда яшәүче 30 яшьлек Марат Хәйруллинга хөкем карары чыгарылды. Ул полиция хезмәткәрләрен хурлаган өчен 15 мең сум штраф түләргә тиеш булачак. 23 сентябрь көнне ул үзенә шелтә белдергән ике полиция хезмәткәрен халык алдында хурлап ташлый. Үзе исерткеч эчемлек кулланган хәлдә була. Нәтиҗәдә, Марат Хәйруллинга карата җинаять эше ачыла. Ир-ат гаебен...
-
Үз туган көнендә КАМАЗ астында үлгән (ФОТО)
Әлеге фаҗига 13 ноябрь көнне Алабуга шәһәрендә килеп чыккан. Үз туган көнен бәйрәм итүче хатын-кыз юл аша чыкканда ялгыш таеп егылган, тик торырга җитешми калган. Узып баручы йөк машинасы аны күрмәгән. Нәтиҗәдә, КАМАЗ арткы тәгәрмәчләре белән хатын аша чыккан. Кызганычка каршы, табиблар аны коткарырга җитешмәгән. Күпсанлы җәрәхәтләрдән хатын җан биргән.
-
Теләче көрәшчеләре - икенче урында
12-14 ноябрь көннәрендә Казанда "Ак Барс" көрәш сараенда Татарча көрәш буенча республика беренчелеге узды. Бу турнир да узгандагысы кебек (ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына узган ярышларны әйтәбез) мавыктыргыч көрәш алымнарына, төрле интригаларга бай булды. Әлеге мәртәбәле ярышларда районыбыз җыелма командасы да катнашып, икенче урынга лаек булды.
-
Юлбат авылы кызы Гүзәл Кәримова - Татарстан чемпионы
Шушы көннәрдә хәзерге вакытта Саба гимназиясенең XI сыйныфында белем алучы Гүзәл 19 яшькә кадәрге кызлар арасында Казанда рус шашкасы буенча үткәрелгән чемпионатта район данын яклады. Ул республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән, шулай ук Удмуртиядән, Чувашиядән килгән 104 спортчы арасында, барлык көндәшләреннән өстен чыгып, Татарстан чемпионы булуга иреште. Чемпионат кубогына, алтын медаленә,...
-
Тимершык авылында миллионны урлаучыны тотылды
Инде матбугатта хәбәр ителгәнчә, 19 июньгә каршы төндә билгесез кеше "Кооператор" кулланучылар җәмгыятенең Тимершык авылында урнашкан "Ашамлыклар" кибетенә үтеп кереп, банкоматтан бер миллион сумнан да ким булмаган күләмдә акча урлаган иде. Әлеге факт буенча Россия Эчке министрлыгының Саба районы бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатылып, оператив-эзләү башланып китте. Күрелгән тикшерү чаралары...