Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче көрәшчеләре - икенче урында

23-24 октябрь көннәрендә Казанда "Ак Барс" көрәш сараенда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына көрәш бәйгесе булып үтте. Инде егерменче тапкыр үткәрелүче әлеге мәртәбәле бәйгедә көрәшчеләр 60,70,80,90,100,130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында һәм 130 килограммнан югары үлчәүдә бил алышты. Шунысы сөенечле: 55 командадан 331 көрәшче көч сынашкан республикакүләм бәйгедә районыбыз...

Тарихка күз салсак, әлеге турнирда безнең Теләче командасы өч тапкыр җиңүче булган. Районыбыз традициягә тугры калып, быел да ярышта ике команда - Теләче һәм "Сөт иле-Теләче" командалары белән чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә исә 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Артур Зөлкәрнәев - икенче, 80 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көрәшкән Илдар Гыйниятуллин - өченче, 100 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында көч сынашкан Раил Нургалиев, Раил Мараков һәм Муса Галләмовлар икенче, өченче һәм дүртенче урыннарны яуладылар. Әлмәт көрәшчесе Айвар Билалов егетләрнең барысыннан да көчлерәк булып чыкты. Раил Нургалиевның җиңелүе бик тә бәхәсле булды. Шуңа да тамашачылар хөкемдарлар чыгарган бәягә ризасызлык белдереп, сызгырдылар. Алар көрәшне аңлаган, заманында үзләре сөлге тотып көрәшкән, йә булмаса бер генә ярышны да калдырмаган көрәш сөюче аксакаллар. Алар акны карадан аера белә. Келәмдәге хөкемдарлар да ялгышырга, хаталанырга мөмкин.
130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында бил алышкан Зөлфәт Ибраһимов та дүртенче урынга лаек булды. Командалар беренчелегендә икенче урынга чыгуыбызга калган үлчәү авырлыкларында көч сынашкан көрәшчеләребезнең дә өлеше зур. Теләче җыелма командасы бүген дә үзенең бердәмлеген, җиңүгә булган зур омтылышын югалтмый. Киресенчә, бәхәсле көрәшләр аларны чыныктыра, тагын да зуррак җиңүләргә этәрә. Аеруча бу финалда күбрәк Әлмәт һәм Теләче көрәшчеләре бил алышканда күзгә ташлана.
Каршылыкта һәр ике команда да үзенчә хаклы. Кызганыч, бу турнирда алдынгыларга бай булган командабыздан бер генә көрәшчебез дә беренчелеккә чыкмады. Юандыручы приз буларак 70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында, "Ак Барс - Әгерҗе" командасы өчен бил алышкан Азат Нурмөхәммәтовның гына (беренче тренеры Венер Әскаров) чемпион калуын әйтеп үтәргә мөмкин. Яхшымы-яманмы, якташыбыз, Олы Мәтәскә авылы тумасы булган Азат - зур турнирларда районыбыз данын яклап көрәшкән, күп тапкырлар үз авылының Сабантуе батыры булган егет. Азатның турнирга ныклап әзерләнүе әллә кайдан күренеп тора. Финалда ул безнең егет - Артур Зөлкәрнәевны отып чемпион булды.
Чиратта - Татарстан беренчелеге. Ул ноябрь урталарында Казанда, шул ук "Ак Барс" көрәш сараенда үтәчәк. Көрәшчеләребезнең республика чемпионы исеме өчен дә көрәшүләрен күрәсе килә. Ул да соңгы турнир кебек, мавыктыргыч көрәш алымнарына, төрле интригаларга бай булыр төсле.
Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев