15 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Казанда әнисенә киллер яллаган ир-атны тотканнар
Юдино бистәсендә яшәүче 26 яшьлек ир-атның киллер эзләве турында мәгълүмат полиция хезмәткәрләренә 4 гыйнварда килеп ирешә. Бу хакта хокук сакчыларына 31 яшьлек ир-ат җиткерә. Сөйләвенчә, шикләнүче ир-ат җинаять тәкъдиме белән нәкъ менә аңа мөрәҗәгать иткән була. Шаһит аңлатуынча, Казандагы төнге клубларның берсендә 1 гыйнварда аның янына элек бергә эшләгән танышы...
-
Хатларыгыз илһам бирде, рәхмәт!
Хәтерләсәгез, ноябрь аенда «Теләче» газетасында кыйммәтле бүләкләр уйнатачагыбызны хәбәр иткән идек. Бәйгедә катнашу өчен газета укучыларга шул анкетаны тутырып, 2016 елның беренче яртыеллыгына язылу турында квитанцияләрен редакциягә җибәрергә кирәк иде. Алдымда сездән килгән хатлар… Ниндиләре генә юк, газета битендә басылган анкета кысаларына гына сыймыйча, хәтта бер табак бит тутырып язганнары...
-
Бер төндә ике янгын
Ун көнгә сузылган яллар узып китте. Шатлык-куанычлар вәгъдә иткән бәйрәмнәр бөтен кешегә шатлык алып килми шул. «Бер төндә ике янгын чыккан», - дигән хәбәр яшен тизлеге белән бөтен районга таралды. 8 нче гыйнвар көнне 21.30 сәгатьтә 134 нче номерлы янгын сүндерү бүлегенә янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Ут-күз Шәтке...
-
Теләченең хоккей мәйданчыгында тимераяклар прокаты эшли
Теләченең хоккей мәйданчыгында тимераяклар прокаты эшли. Эш көннәрендә прокат 18.00-19.00, 20.45-21.45 сәгатьләрдә, шимбә көнне 16.00-18.30, 20.30-21.00, ә якшәмбе көнне 12.00-13.00, 18.00-20.00 сәгатьләрдә тимераякта шуарга була. Прокат бәясе - 50 сум, тимераякны шомарту - 100 сум.
-
12 яшьлек Теләче егете Айсаф Лауреат исеменә лаек булды (+видео)
7-9 гыйнвар көннәрендә Казанда Шаляпин исемендәге 5 нче музыка мәктәбе базасында "На крыльях таланта" дип исемләнгән яшь башкаручыларның Халыкара конкурс-фестивале булып узды. Ана 6 яшьтән алып, 16 яшькә кадәр булган 300 дән артык бала баян, аккордеон, фортепиано, скрипка, флейта, вокал буенча 3 көн дәвамында көч сынашты. Безнең районнан Балалар сәнгать...
-
Игътибар, «Мин – эшмәкәр 2016» конкурсы
Конкурсны «Опора России» кече һәм урта эшмәкәрлек җәмәгать оешмасы белән берлектә СКБ Контур IT -компаниясе уздыра. Конкурста катнашуның шартлары гади: үзеңнең бизнес-идеяң турында сөйләгән өч минутлык видеоны оештыручыларга юлларга кирәк. 25 нче февральгә кадәр конкурста катнашучы роликларга сайтта һәм социаль челтәрдә тавыш бирү уздырыла, ә инде 3 нче мартта җиңүчеләр...
-
Теләче районында Яңа елның тәүге сабые
2016 елда, яңа елның беренче сабые булып, 1 гыйнвар көнне Теләчедә Гөлнар һәм Ильмир Нуруллиннарның улы - Искәндәр дөньяга килгән. Әлеге яшь, матур гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз салган Искәндәргә хәерле, озын гомер, саулык-сәламәтлек телибез, бәхетле сабый булсын!
-
Районыбызда «Халык җыеннары» башлана
Ел саен гыйнвар аенда районыбыз авыл җирлекләрендә «Халык җыеннары» башланып китә. Аның беренчесе 18 гыйнвар көнне Олы Мишә авыл җирлегендә үтәчәк.