Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бер төндә ике янгын

Ун көнгә сузылган яллар узып китте. Шатлык-куанычлар вәгъдә иткән бәйрәмнәр бөтен кешегә шатлык алып килми шул. «Бер төндә ике янгын чыккан», - дигән хәбәр яшен тизлеге белән бөтен районга таралды. 8 нче гыйнвар көнне 21.30 сәгатьтә 134 нче номерлы янгын сүндерү бүлегенә янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Ут-күз Шәтке...

Ун көнгә сузылган яллар узып китте. Шатлык-куанычлар вәгъдә иткән бәйрәмнәр бөтен кешегә шатлык алып килми шул. «Бер төндә ике янгын чыккан», - дигән хәбәр яшен тизлеге белән бөтен районга таралды.

8 нче гыйнвар көнне 21.30 сәгатьтә 134 нче номерлы янгын сүндерү бүлегенә янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. Ут-күз Шәтке авылында Закировлар хуҗалыгында килеп чыга, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут, сарай түбәсен ялмап алган була. Күршеләр, авыл халкы белән берлектә, янгын сүндерелә, ләкин сарай тулысынча янып бетә. «Хәзерге вакытта килеп чыккан фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, билгесез кешеләрнең ут төртүе дә булырга мөмкин»,- дип ачыклык кертте Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге баш белгече Ленар Тимерханов.

Бәйрәмнәрнең шул ягы бар шул, хәмер эчелә, эчкә шайтан суы кергәч, кеше онытылып китеп, тәмәке төпчекләре турында уйламый. Караширмә авылы, Болынлык урамы 5 нче йортта янгын да нәкъ шул тәмәке тартудан килеп чыга. 9 гыйнвар иртәсендә, 04.15 сәгатьтә башланган янгынны сүндерү 2 сәгатькә якын дәвам итә. Кызганыч, йортны саклап калып булмый, алай гына да түгел, 1991 нче елгы ир-атның тәне пешү сәбәпле, район үзәк хастаханәсенә озатыла.

Шундый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен, район янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре ут белән сак эш итәргә, кышкы ягулык чорында төтен юлларын корымнан өч айга бер тапкырдан да ким чистартмаска, электр белән җылыту җайланмаларын кулланганда төзеклеген тикшерергә киңәш итә. «Карактан кала, уттан калмый», - диләр бит. Кышкы салкында йорт-җирсез, урамда калудан, тагын да яманрагы, якын кешеләрнең гомерләре өзелү кебек авыр хәсрәтләрдән сакланыйк.

Алсу Җиһаншина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X