15 март 2025 яңалыклары
-
Татарстанда 15 мартта язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла
Татарстанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 15 марттан 27 апрельгә кадәр узачак. Алар Казанда – унике мәйданчыкта, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында – икешәр, ә Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы бистәсендә бер мәйданчыкта оештырылачак. Ярминкәләрдә бәяләр базардагыдан уртача 10-15 процентка юньрәк булачак.
-
Иске Җөри авылы мәдәният йортында “Татар кызы” бәйгесе булып узды
Иске Җөри урта мәктәбе оештырган әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән килгән 10 кыз төрле юнәлештә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр
-
«Бөтенроссия авыл спорт уеннары»нда катнашалар
Районыбыздан Фатхуллиннар гаиләсе, Барнаул шәһәрендә, Татарстан Республикасы командасы составында, «Бөтенроссия авыл спорт уеннары» дип аталган ярышларда катнаша.
-
Язлар китергән Җиңү
Кичә район мәдәният йортында “Алар даны мәңгелек” районкүләм сәнгать фестивале кысаларында “Бәхетле Җиңү язы” дигән исем астында район Пенсия һәм социаль фонды, 134 нче номерлы янгын сүндерү часте, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, район электр челтәре хезмәт коллективларының концерты булды.
-
#иңшәпсыерчыкоясы
Бәйгебездә тагы бер катнашучыбыз бар. Фотода - Теләченең икенче номерлы балалар бакчасына йөрүче Зәләлутдинов Радэль 👍