Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Язлар китергән Җиңү

Кичә район мәдәният йортында “Алар даны мәңгелек” районкүләм сәнгать фестивале кысаларында “Бәхетле Җиңү язы” дигән исем астында район Пенсия һәм социаль фонды, 134 нче номерлы янгын сүндерү часте, халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, район электр челтәре хезмәт коллективларының концерты булды.

Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез фестиваль концертының барышын күрәсез.

Концерттан кергән акчалар Украинада махсус хәрби операциядә булган якташларыбызга ярдәм буларак җибәреләчәк. Шунысы игътибарга лаек, концертка Пушкин картасы белән дә керү мөмкинлеге бар иде. 

Район үзәгендә эшләп килүче оешма-предприятие хезмәткәрләренең  концерты турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укып белә аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев