16 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Күпләп газета-журналга язылсаң – “Ipad!”
"Татмедиа" акционерлык җәмгыяте кабаттан акция үткәрә. Бу юлы да "Татмедиа" канаты астындагы газета-журналларга күпләп язылучылар төп приз - "Ipad" ка ия була алалар. Моннан тыш, газета-журналларга күпләп язылучыларның цифрлы фотоаппарат, Кукмара савыт-сабалар заводында эшләнгән савыт-саба оту мөмкинлеге дә бар. Шулай ук районда яшәп газета-журналларга иң күп язылучылар да билгеләнеп үтеләчәкләр....
-
Балаларга бердәмлек турында
Теләченең беренче номерлы "Аленушка" балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне уңаенан балалар, әти-әниләр һәм бакчада хезмәт куючы тәрбиячеләр катнашында күңелле чара булып узды.
-
«Картлыгы матур аның...»
90 яше тулган өлкәннәребезне өйләренә барып юбилейлары белән тәбрикләү дәвам итә. Иске Җөри авылында гомер итүче Фәхриҗамал Зәйнетдин кызы Мәүлина да 6 ноябрь көнне үзенең матур бәйрәмен билгеләп узды. Аны әлеге истәлекле көне белән тәбрик итәргә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова, "Родник" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе...
-
Җылы кабул иттеләр
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан район мәдәният йортында биредә эшләп килүче Халык театры тарафыннан драматург Мансур Гыйләҗев әсәре буенча эшләнгән "Яра" спектакле күрсәтелде.
-
Бөек Ватан сугышы ветеранын котлыйбыз!
13 ноябрь көнне Екатериновка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Секарин Борис Иванович туган көнен, юбилеен билгеләп үтә. Хөрмәтле Борис Иванович! Сезне туган көнегез белән ихлас котлыйбыз. Бөек Җиңү көнен якынайтуда сезнең өлешегез дә зур. Алдагы көннәрегездә сәламәт булып, тыныч картлык кичерүегезне телибез. Балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә, игелекләрен күреп яшәргә язсын....
-
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы өлкәсендә озак еллар дәвамында куйган намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен "Сөт иле - Теләче" агрофирмасы слесаре Мәүлетхан Гыйлемхан улы Мөбәрәков белән җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" җәмгыяте механизаторы Равил Габдрахман улы Нәбиуллинга РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
-
Хезмәттәшлеккә чакыралар
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республиканың авыл хуҗалыгы музеен булдыру эшенә кереште. Бу уңайдан әлеге ведомствода музейның интерьеры һәм дизайны әзерләнә, авыл хуҗалыгы үсешенең төрле этаплары буенча материаллар туплана башлаган инде. Аграр министрлык, республика, шул исәптән районыбыз халкын хезмәттәшлеккә чакыра. Музейны оештыру активистлары аеруча теге яки бу вакыйганың башы,...