Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Хезмәттәшлеккә чакыралар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республиканың авыл хуҗалыгы музеен булдыру эшенә кереште. Бу уңайдан әлеге ведомствода музейның интерьеры һәм дизайны әзерләнә, авыл хуҗалыгы үсешенең төрле этаплары буенча материаллар туплана башлаган инде. Аграр министрлык, республика, шул исәптән районыбыз халкын хезмәттәшлеккә чакыра. Музейны оештыру активистлары аеруча теге яки бу вакыйганың башы,...

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республиканың авыл хуҗалыгы музеен булдыру эшенә кереште. Бу уңайдан әлеге ведомствода музейның интерьеры һәм дизайны әзерләнә, авыл хуҗалыгы үсешенең төрле этаплары буенча материаллар туплана башлаган инде. Аграр министрлык, республика, шул исәптән районыбыз халкын хезмәттәшлеккә чакыра. Музейны оештыру активистлары аеруча теге яки бу вакыйганың башы, нигезе булган хокукый документларга (фәрман, карар, указ һәм башка шуның ише рәсми документлар) игътибар итәргә сорый. Шулай ук крестьяннарның эш кораллары, китаплар, дипломнар, фоторәсемнәр, иске газета-журналлар һәм авыл хуҗалыгы тарихын чагылдырган башка материаллар да - музейны бизәп торучы кадерле ядкарьләр булачак. Үз чиратында алар безгә аграрийлар узган юлны, авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәтен күз алдына китереп бастырырга ярдәм итәчәк. Тулырак мәгълүматны press-mshp@yandex.ru адресына кереп һәм (8843) 2217621 телефонына шалтыратып белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев