17 март 2018 яңалыклары
-
Татарстанда юл һәлакәтендә җиде кеше зыян күргән
. Татарстанда "КИА" һәм "Тойота" автомобильләре бәрелешүендә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт урынына 89 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Якынча мәгълүматларга караганда, "КИА" автомобиленең 29 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып, каршы як полосага...
-
Көчле куллылар кабат көч сынаша (ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Буген "Батыр" спорт комплексында шәхси эшмәкәр Хәки Хәниф улы Һадиуллин призына 2001-2003 елларда туган яшүсмер кызлар, егетләр һәм 2000 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтә булган ир-егетләр арасында кул көрәше буенча район беренчелегенә ачык турнир үткәрелде. Анда районыбыз укучылары белән беррәттән, Кукмара, Балтач районнарыннан да яшь спортчылары көч сынашты
-
Татарстанда бер хатын үзенең газиз кызын үлемгә хөкем иткән
Фаҗига Алабуша шәһәрендә кичә була. Анда 63 яшьлек ана үзенең 41 яшьлек кызын пычак белән кадап үтергән. Барысы да "салган баштан" килеп чыккан дип хәбәр итә Тикшерү комитеты. Хатын үзенең гаебен таныган. Үзенең бу адымга баруын ул кызының аракы эчәргә дип пенсия акчасын таләп итүеннән туйганлыгы белән аңлата. Хәзер тикшерү...
-
Җәмәгать тыңлаулары узды (ФОТО)
16 март көнне "Батыр" спорт комплексында Теләче спорт паркын төзү буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Дискусся форматында узган чарада районыбыз халкы һәм җитәкчелеге белән беррәттән, Татарстан Республикасы Президентының Иҗтимагый киңлекләр буенча ярдәмчесе Наталия Фишман командасыннан архитекторлар катнашты. Фикер алышулар барышында Теләче урта мәктәбе, "Батыр" спорт комплексы, Боз сарае, бассейн янәшәсендә урын...
-
ЛАВР ЯФРАГЫ БУЫННАРНЫ ЧИСТАРТА
Зурлыгына карап, 3-5 лавр яфрагын 300 мл суга салып, 5 минут кайнатырга. Кайнатканда савытның капкачын япмаска, болай бөерләргә зыян салу ихтималы булган эфир майларының бер өлеше парга әйләнә. Аннан 4-5 сәгатькә төреп куярга яки термоста төнәтергә. Төнәтмәне 12 сәгать буе аз-азлап эчәргә кирәк. 3 көн эчкәч, бер атна тәнәфес ясарга...
-
Район беренчелегенә ачык турнир үткәреләчәк
17 март көнне "Батыр" спорт комплексында эшмәкәр Хәким Кәниф улы Һадиуллин призына 2001-2003 елларда туган яшүсмер кызлар, егетләр һәм 2000 елда туган һәм аннан өлкәнрәк яшьтә булган ир-егетләр арасында кул көрәше буенча район беренчелегенә ачык турнир үткәреләчәк. Теркәлү һәм үлчәнү вакыты 8.30 сәгатьтә. Ярышлар 9.30 сәгатьтә башлана.
-
Ташлар белән көрәшәбез
Аш ничек ташка әйләнә Бөерләрдә таш барлыкка килүнең төп сәбәпләреннән берсе - матдәләр алмашы бозылу. Моның нәтиҗәсендә бөерләрдә эреми торган тозлар җыела. Башта алар кечкенә генә кристаллар - ком рәвешендә хасил була. Бу вакытта бөерләрдә ком җыелуын бары тик ультратавыш ярдәмендә генә ачыкларга мөмкин. Вакыт үтү белән, вак-вак кристаллар, берләшеп,...
-
Хәерле иртә, дуслар! Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын. Күңелле ял көннәре сезгә!
Хәерле иртә, дуслар! Иртәнге чәйләрегез тәмле булсын. Күңелле ял көннәре сезгә!