Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юллар чатында

Татарстанда юл һәлакәтендә җиде кеше зыян күргән

. Татарстанда "КИА" һәм "Тойота" автомобильләре бәрелешүендә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт урынына 89 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Якынча мәгълүматларга караганда, "КИА" автомобиленең 29 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып, каршы як полосага...

. Татарстанда "КИА" һәм "Тойота" автомобильләре бәрелешүендә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт урынына 89 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән.

Якынча мәгълүматларга караганда, "КИА" автомобиленең 29 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм каршы хәрәкәт итүче "Тойота" белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәтендә җиде кеше җитди җәрәхәтләр алган. Кореядә җитештерелгән автомобильдә йөртүче һәм биш пассажир булган, шул исәптә - 6 һәм 10 яшьлек кыз балалар. Алар төрле җәрәхәтләр алган һәм Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган.

Япония автомобиле йөртүчесе дә җиди зыян күргән һәм ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатылган.

Коткаручылар янгын чыкмасын өчен автомобильләрнең аккумуляторларын сүндергәннәр.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев