17 апрель 2017 яңалыклары
-
Мин сине көтәм...
Соңгы тапкыр кайчан елмайганымны да хәтерләмим инде. Синең белән аерылышканнан бирле бугай. Иртән торганда кайнар күз яшьләремнән мендәрем чыланган була. Ә бит барысы да уйнап кына башланды. Өйгә кайтырга соңга калдым. Автобуслар йөрми башлаган. Батырлыгымны җыеп, тыз-быз үтеп китүче машиналарга кул күтәрәм. Шулчак син килеп туктадың. Кайтып җиткәч тә, түләргә...
-
Райондашыбыз Рәфилә Шәмсетдиновадан җиңелчә салат рецепты
ҖИҢЕЛЧӘ САЛАТ Бик җиңел ясала, бик тәмле һәм файдалы салат тәкъдим итәм сезгә! Үземә бик ошый Кирәк: пекин кәбестәсе, чи чөгендер, чи кишер, помидор, сыек май. Помидор, чөгендер, кишернең күләме бертигез алына, пекин кәбестәсе ике тапкыр күбрәк исәбендә. Помидорны шакмаклап, кәбестәне саламлап турарга, кишер һәм чөгендерне эре угычтан чыгарырга, барысын...
-
Кечкенә Язилә Шәмсетдинова танылган йолдызлар белән чыгыш ясый
8 апрель көнне Казанның Уникс концертлар залында популяр җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның сольный концерты булып узды. Биредә Дилә үзе тарафыннан уздырылган беренче балалар музыкаль бәйгесендә җиңү яулаган балаларны да Уникс сәхнәсендә тәбрикләде. Мәртәбәле бәйгедә коллегабыз Рәфилә Шәмсетдинованың кызы Теләчедән 4яшьлек Язилә 2нче урын яулады. Аңа Диплом, Диләдән махсус бүләк һәм партнерлары...
-
“Бирнә биргән – бикә килен, бирнә бирмәгән – чәүкә килен”. Татар кызы бирнәсендә нәрсә булырга тиеш?
Татар халкында кыз баланы кияүгә бирнә белән озату йоласы бар. Бирнә - кыз баланың байлыгы, кияү кешегә һәм аның туганнарына алып килгән бүләге. Борынгыдан, кыз бала кул арасына керә башлагач ук, аның әнисе, әбисеннән яки, аулак өйләргә утырмага барып, башка хатын-кызлардан кул эшләренә өйрәнгән һәм үзенә бирнә әзерли башлаган. Юкка...
-
Теләченең "Кояшкай" бакчасына йөрүче сабыйлар чәчәк үстерә
Теләче 2нче балалар бакчасында санитар-экологик икеайлык дәвам итә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары март аеннан башлап чәчәк үсентеләре үрчетә башладылар. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә башта чәчәк орлыкларын утырттылар, аларга сулар сиптеләр, төпләрен йомшарттылар, бераз үсә төшкәч, күчереп утырттылар. Балалар һәркөн үзләре утырткан үсентеләрнең үсешен күзәтәләр. Беренче үсентеләр баш...
-
Теләчеләр сак булыгыз. Синоптиклар юлларда бозлавык, аерым урыннарды кар көртләре булачагын кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясенә көньяк циклоны килү сәбәпле, һава торышы һәм юл шартлары бозылу турында кисәтә. Бу 19-21 апрель көннәрендә күзтеләчәк. Республика территориясендә уртача һәм көчле җепшек кар, яңгыр явуы көтелә. Урыны белән буран чыгачак, күз күреме сизелерлек кими. Кар катламы ятарга мөмкин. 20-21 апрельдә...
-
Татарстан мөфтиен сайлауда Теләчеләр дә катнашты
Казанның "Корстон" комплексында уза торган Татарстан мөселманнарының VII корылтаенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти сайланды. Әлеге чарада Теләчедән район имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев җитәкчелегендә авыл имамнары да катнашты. Әлеге вазифаны янә Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарачак. Казанның "Корстон" комплексында узган Татарстан мөселманнары корылтаенда делегатлар аның кандидатурасын яклады. Мөфти ачык тавыш...
-
82 яшьлек әби 162 мең сумга кредит алып, чак 18 яшьлек чагына кайтмый калган
Олы яшьтәге танышым Рафыйк абыйны очраткан идем. Хәлләрен сорашкач: "Менә чак кына яшәрмичә калдым әле, - диде ул. - Яшәртү даруы бирмәкчеләр иде. Башта, 30 яшькә кире кайтсаң, ничек әйбәт булачак, дип уйладым. 18-20 яшьлеккә әйләнсәң дә начар түгел... Ә менә 5 яшьлек малай ясап куйсалар, эш харап, мин әйтәм....
-
Язмышыммы, ялгышыммы?
Рәйхан өйгә кайтып кергәндә, өйнең асты өскә килгән, тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы кызы Гөлләр үксеп-үксеп елый иде. Ананың йөрәге дерт итеп куйды. Кызының иңбашыннан ук умырылып төшкән зәңгәрсу күлмәге, күкрәк өстендәге кызыллы-күкле тырналган эзләр әлеге йортта булган ниндидер әшәкелек турында сөйли кебек. Гөлләр ишектән килеп кергән әнисенә килеп сарылды: - Әни,...
-
Тагын волейбол уйнадык
16 апрель көнне "Батыр" спорт комплексында авыл җирлекләре хатын-кыз командалары арасында волейбол буенча район ярышлары булып узды. Әлеге ярышлар Рәсәйкүләм узучы "Сәламәтлек" Спартакиадасына сайлап алу туры буларак уздырылды. Үзәк, Иске Җөри, Кече Кибәхуҗа, Шәтке, Теләче һәм Олы Мәтәскә авыл җирлекләреннән барлыгы алты команда катнашты. Бәйгедә беренче урынга Шәтке, икенчегә Теләче,...
-
Директор урынбасарлары киңәш-табыш итә
14 апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбендә районның тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының һәм сыйныф җитәкчеләре методик берләшмәсе җитәкчеләренең "Гореф - гадәтләрнең гаилә аша буыннан-буынга тапшырылуы. "Семьеведение" курсы тормышка ашырылуы." дигән темага семинар - практикум булып узды. Семинар кысаларында 10 сыныфта "Семьеведение" курсы буенча дәрестән сон эшчәнлек һәм башлангыч сыйныф...
-
Гөлләр тиз тамыр җибәрсен өчен кулланырга кирәкле файдалы ысул
Гөлләр тиз тамыр җибәрсен өчен, әлеге ысулны кулланып карагыз. Моның өчен пенопласт, бер төймә активлаштырылган күмер, бер стакан су һәм гөл ботагы кирәк. Бу ысулны кулланганда гөл ботагы гел билгеле бер тирәнлектә тора, ә күмер черергә ирек бирми. http://www.shahrikazan.com