82 яшьлек әби 162 мең сумга кредит алып, чак 18 яшьлек чагына кайтмый калган
Олы яшьтәге танышым Рафыйк абыйны очраткан идем. Хәлләрен сорашкач: "Менә чак кына яшәрмичә калдым әле, - диде ул. - Яшәртү даруы бирмәкчеләр иде. Башта, 30 яшькә кире кайтсаң, ничек әйбәт булачак, дип уйладым. 18-20 яшьлеккә әйләнсәң дә начар түгел... Ә менә 5 яшьлек малай ясап куйсалар, эш харап, мин әйтәм....
Олы яшьтәге танышым Рафыйк абыйны очраткан идем. Хәлләрен сорашкач: "Менә чак кына яшәрмичә калдым әле, - диде ул. - Яшәртү даруы бирмәкчеләр иде. Башта, 30 яшькә кире кайтсаң, ничек әйбәт булачак, дип уйладым. 18-20 яшьлеккә әйләнсәң дә начар түгел... Ә менә 5 яшьлек малай ясап куйсалар, эш харап, мин әйтәм. Мине карарга әни дә юк, әти дә юк..."
Рафыйк абый, шулай итеп, тәкъдимне уен-көлкегә борган. Ә 82 яшьлек Мәэмүнә түтине әлеге процедурага кызыксынуы китергән. Барган да 162 мең сумга кредит рәсмиләштереп куйган. 11 мең сум пенсиягә яшәүче карчык өенә кайткач кына аңына килгән. Башын чайкап, киңәшергә күршеләренә чапкан. Тегеләр карчыкны кызганып, шикаять язып биргән. Росздравнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Шәйхетдинова әйтүенчә, 2015-2016 елларда идарәгә кайбер медицина хезмәтләреннән зарланып шикаять язучылар берничә тапкыр арткан.
Эшкуарлар халыкны үзләренә китерү өчен нинди генә чарага бармый. Бушлай медицина хезмәте күрсәтәбез яки зур ташлама ясыйбыз, диләр. Паспорт белән медицина иминияте полисын алып килергә онытма, дип тә кисәтәләр. Танылган шәхесләрдән, әйтик, Елена Малышева җитәкчелегендәге үзәктән дип шалтыратучылар да бар. Шикаятьләрнең берсе дә тикшерелми калмый. Ул үзәкләрнең байтагы медицина эшчәнлеге өчен лицензия алган. Аны еш кына косметология, диетология, мануаль терапия, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе буенча рәсмиләштерәләр икән.
Тик хезмәтләре генә күп вакыт медицинаныкыннан көнкүреш тармагына күчеп куя. Мәсәлән, белгечкә сырхау авырткан буыныннан зарланып килә, нәрсә борчуын сөйли. Табиб җентекләп сораштырган була һәм: "Сезгә тиз арада сәламәт яшәү рәвеше алып бара башларга кирәк", - ди һәм ябыктыру ысуллары тәкъдим итә. Любовь Николаевна әйтүенчә, ул дәваларның медицинага катнашы булмаска да мөмкин. Иң куркынычы: кеше үзенең төп чиреннән дәваланмыйча, бүтән төрле чаралар куллануга күчә. Алар аңа кирәкме, юкмы, ул хакта уйлап тормый. Бездә элек-электән табибка ышану бар. Ул әйтте икән, димәк, дөрес. Соңыннан гына файдасын тапмадым, дип сөйләп йөрергә яратабыз. Ябыгу, артык килограммнардан котылу беркемгә дә комачауламый анысы. Тик менә шунысы начар: акча алган фирма авырткан буынны дәвалауга үзеннән тамчы да өлеш кертми.
Роспотребнадзор идарәсенә дә: "Косметологик фирмаларга телефоннан шалтыратып, яшәрергә, ябыгырга, чәч үстерергә дип чакырганнар иде. Кызыктым да бардым, ләкин... өметем акланмады, акчамны суга салдым", - дигән шикаятьләр керә икән. "Без кисәтеп торабыз, ләкин кеше һаман да процедураларга йөрүен дәвам итә", - ди Роспотребнадзор идарәсе белгече Ирина Әхмәтшина. Әлеге җәтмәгә күбрәк аз керемле кешеләр, пенсионерлар, декрет ялында өйдә утыручы хатын-кызлар эләгә. Алар кесәләрендә тиешле сумма булмаганлыктан, якын-тирәдәге банктан югары процент белән акча алып, аны медицина оешмасына тапшырып кайтып китә. Акчаны банкка кире кайтарырга кирәк бит әле. Авыр хәлдәге кешедән сораштыра башлагач: "Психологик басым булды, нишләгәнемне үзем дә аңламыйча калдым", - дип җавап бирәләр икән. Беркатлы адәмнәрне кайберсе ачык чырай, татлы тел белән юмаласа, икенчеләре хуш исле чәй эчертеп алдый.
Олы яшьтәге әби шундый оешмаларның берсендә 180 мең сум акча калдырып кайта. Нәрсә алган дисезме - матрас җәймәсе, мендәр һәм тезгә кия торган тасма... "Фирманың документларын карадык, әбигә саткан товарларның берсе дә медицина җиһазына керми иде, көнкүреш әйберләре генә. Ә шалтырату өчен телефон номерларын каян алалар? Бүген мәгълүмат базасын булдыру авыр түгел шул. Телефон номерын кулга төшергәч, чираттагы корбанга шалтыраталар. Кемдер каршы килә, тыңлап та тормый. Квота, махсус программа буенча, бушлай дип сөйләгәч, ышанып куючылар да була. Яннарына килеп күренгәч, йөз төрле чир табалар - йөрәгең какшаган, бавырың эштән чыккан, ашказаны асты бизең авырлык белән эшли, дип әйткәч, мескен әби-бабай исән калу өчен соңгы акчасын түләргә дә ризалаша, килешү төзи. Ирина Әхмәтшина аңлатуынча, килешүне теләсә кайчан туктатып, акчаны кире кайтарырга була. Эш судка барып җитмәсен өчен, гадәттә, фирмалар да каршы килми. Моның өчен башта ул фирмага барып, әлеге хезмәтләрдән, товарлардан баш тарту турында гариза язарга кирәк.
Аннары банкка барасың. Банкка бәйлелектән, андагы процентлардан котылу өчен бу эшне тизрәк башкарсаң яхшырак. Узган ел шундый хәсрәт фирмалардан 4 миллион сумнан артык акча кире кайтарылган. Беребезгә дә болай йөрергә язмасын! Яшәрү түгел бу, вакытыннан алда картаю.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев